Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омскида тәрбияче хатын балаларның авызын скотч белән ябыштырган

Омскида тәрбияче хатын балаларның авызын скотч белән ябыштырган

news_top_970_100
Омскида тәрбияче хатын балаларның авызын скотч белән ябыштырган
Омскида балалар бакчасында тәрбияче балаларның авызына скотч ябыштырган, дигән сүз социаль челтәрләрдә тарала. Бу хакта ВК төркемнәренең берсендә шәһәр ата-аналары сөйләшкән. Бу хәлне хәзер Тикшерү комитеты ачыклый.

"Тикшерү барышында барлык фактлар да каралачак", - диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

330нчы балалар бакчасында тәрбияченең балаларны мыскыл итүе турында ВКонтакте социаль челтәрендә бер әни язып чыга. Ул балаларны, әниләренә сөйләмәсеннәр өчен, куркытуы турында да яза. "Бөтен бала да тыелып тора алмаган һәм кайберәүләр өйләренә кайтып сөйләгәннәр, бакчада тәрбияче апаның аларны нишләткәнен күрсәтеп тә биргәннәр. Бу кешене балалар янына якын китерергә ярамый!" - дип язган әни кеше. Балалар бакчасындагы явыз хезмәткәр бу вакытта инде эшеннән үз теләге белән киткән булган.

Икенче әни балалар бакчасында 15ләп баланың бу тәрбиячедән зыян күрүләренә зарланган: "Йоклыйсы килмәгән балаларның авызына скот ябыштырдылар дип сөйләде кызым, ә ике баланың аякларын һәм кулларын скотч белән бәйләп куйганнарын әйтте".

Балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Людмила Горбулич бу тәрбияченең бакчада нибары ике ай эшләгәнен искәрткән. "Ул 26 ноябрьдә эшкә кабул ителде, ә 24 гыйнвар көнне, эш авыр дип зарланып, китте. "Аңлатма кәгазендә ул баланың җилкәсенә скотч ябыштыруы турында язган. Тәрбияче ниндидер тартмаларны скотч белән ябыштырганда, бала аңа комачаулаган, шуңа ул уен итеп баланың җилкәсенә скотч кисәге ябыштырган", - дип сөйләгән ул.

Горбулич балаларның бу тәрбиячене яратуын да телгә алган. "Скотч ябыштырган бала садиктан теләмичә кайтып китә иде, әнисе аны тәрбиячедән тартып ала иде", - дип сөйләгән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100