Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омскида циркта акробат кыз 5 метр биеклектән егылып төшкән – видео

news_top_970_100
Омскида циркта акробат кыз 5 метр биеклектән егылып төшкән – видео

Омскида Филатовлар циркы гимнасткасы 5 метрлы биеклектән егылып төшкән. Куркыныч мизгел видеога эләккән.

Һавада партнеры белән номер башкарганда, кыз тотынып кала алмый һәм аренага егылып төшә. Тамашачылар куркынып кычкыралар.

«Регион 55|ЧС Омск» төркеме, артистканың кул чугы сынган һәм умырткасында компрессион сыну, дип язалар. Цирк директоры да хастаханәгә килгән.

Циркта булган тамашачыларның берсе – Валентина Дуненко «Газете.Ru» сайтына бу хакта сөйләгән. Акробатканы күтәреп алып кереп киткәннәр. Ул трюкларны страховкасыз эшләгән.

«Мин акробатларны төшерә идем, егылып төшкән мизгел камерага эләкте. Трюклар страховкасыз башкарылды, кулы шуып киткәндер, мөгаен. Бик каты тавыш белән егылып төште, аннары ыңгырашып ятты. Ул хәтта баса да алмады, күтәреп алып чыгып киттеләр. Бик куркыныч булды. Тамашаны шунда ук туктаттылар, музыканы өзделәр, утны яндырдылар. Тамашачылар аренага чыкмады, бөтенесе дә, ни булыр, дип карап торды. Контролерлар да утырган урыннарыннан кузгалмадылар», – дигән ул.

Гимнастка егылгач, циркның иҗади җитәкчесе чыга да, «бар да яхшы», ди һәм тамашаны акробатларсыз гына дәвам итәләр.

Акробатка циркка әйләнеп кайтачагын әйткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100