Омскида арт санга сугу буенча турнир үткән - видео
Омскида арт санга сугу буенча турнир үткән - видео
Омск шәһәрендә беренче мәртәбә арт санга сугу буенча турнир үткән. Бәйгедә баганада биюче Елена Мишагина җиңгән, дип яза "Известия".
Барлыгы турнирда дүрт кыз катнашкан, алар биш мең сум өчен көрәшкән. Кызларны ике командага бүлгәннәр. Бәйге шартлары буенча, бер кыз икенчесенең арт санына мөмкин кадәр көчле итеп сугарга тиеш булган. Көчле итеп суккан очракта кыз бер адым алга атларга тиеш булган.
"Зур булмаган, җыйнак кызларны керттек, матур булып күренсен дидек", - дип сөйләгәннәр алар журналистларга.