Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Омск татары Радик Миңнеханов: «Безнең мәдәният өчпочмак һәм түбәтәй генә түгел»

Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов белән әңгәмә кордык.

news_top_970_100
Омск татары Радик Миңнеханов: «Безнең мәдәният өчпочмак һәм түбәтәй генә түгел»
Радик Миңнехановның шәхси архивыннан

Радик әфәнде, үзегез турында сөйләп китегез әле, ул якларга ничек барып чыктыгыз?

Мин тамырларым белән Татарстанның Мамадыш районы Югары Ушма авылына барып тоташам. Әтием ягыннан бабам чыгышы белән шул авылдан. Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан бабам — Мөбәрәк һәм аның абыйсы Әхмәтхан Екатеринбург шәһәренә күчәләр һәм заводта эшли башлыйлар. 1941 елда бабамны сугышка алалар, озак та үтми ул яраланып, армиягә яраксыз булып кайта. Соңыннан Казахстанның төньяк районнарының берсенә чирәм җирләрен эшкәртергә күчеп китә, мин үзем дә шунда тудым. Аннан 1999 елда Екатеринбург шәһәренә күчтем, ә инде 2005 елда эш буенча монда — Омск шәһәрендә төпләнеп калдым.

«Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясенә ничек килеп чыктыгыз?

Болар барысы да мин Омскига килгәч башланды. Бик яхшы кешеләр белән таныштым монда, шулай ияреп кереп киттем инде. Автономия 1998 елдан бирле эшләп килгән. Башта — 2008 елдан рәис урынбасары булып тордым. 2017 елдан рәис вазыйфасын башкарам.

Радик әфәнде, «Мәдәният» оешмасы эшчәнлеге белән таныштырып үтегез әле.

Безнең оешманың төп максатларының берсе — Омск өлкәсендә яшәүче татарлар арасында туган телне саклау, өйрәнү һәм тарату өчен шартлар тудыру. Шулай ук милли мәдәниятебезне саклап калып, үстереп, аны киләчәк буынга тапшырасыбыз килә. Мәсәлән, Омск өлкәсендә 1941 елдан бирле Сабантуйлар үткәрелмәгән булган. 2007 елда бик озак вакыттан соң беренче тапкыр Сабантуй үткәрдек, менә шул эшне яңадан торгызып җибәрдек. Оешмабыз да тернәкләнеп китте.

Себер округында 42 меңгә якын татар исәпләнә. Бу 2010 елның җанисәп нәтиҗәләренә караганда. Без соңгы ун елда грантлар белән бик актив эшлибез. Биш ел эчендә инде өченче грантыбызны реализацияләп киләбез. Бик күп төрле чаралар үткәреп торабыз.

Безнең мәдәният ул түбәтәй дә өчпочмак кына түгел бит. Яшьләр белән дә эшләргә, урта һәм өлкән буынга да тиешле игътибар күрсәтергә кирәк. Шулай итеп, «Аю» татар яшьләре берлеге оештырып җибәрдек.

2018 елда татар мәдәнияте көннәрен үткәрдек: 12 регионнан 200дән артык рәсми делегат килде. Шул 3 көн эчендә бездә 30 меңнән артык кеше кунак булып китте. Чарабызның турыдан-туры трансляциясен 100 меңнән артык кеше караган иде. Безнең өчен бу бик зур саннар.

Әле менә шушы коронавирус вакытында гына да без Омск өлкәсенең 12 районында меңнән артык азык-төлек пакетлары өләштек.

«Мирас» дигән этнографик һәм авыл туризмы проекты нәрсә ул? Әлеге проектның нәтиҗәсе буларак нинди маршрутлар ясадыгыз?

Без «Себер (Бохара) татары утары» дип исемләнгән проект башлап җибәрдек. Бу проект Омск өлкәсе татарлары төбәк автономиясе тарафыннан Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Омск өлкәсенең төньягында бохарчылар дип аталган халык яшәгән. Алар бу җирләргә Азия территориясеннән 700 ел элек күчеп килгәннәр. Алар күмелгән урын халык өчен бүгенге көндә дә изге булып санала. Ул җирлекләр ниндидер бер сакраль әһәмияткә ия булап тора. Безнең шул җирләрне этномаршрут кысаларында мемориаль комплекс итеп ясыйсы килә. Кунак йортлары белән. Моның төп максаты — яңа эш урыннары булдыру. Безгә авылларны саклап калырга кирәк.

Шулай ук тагын зур бер хыялыбыз бар: гастрономик этнофестиваль ясау. Башта район кысаларында гына булса да, бәлки соңыннан тагын да зураеп, төбәкара итеп үткәреп булыр.

Тагын 1 гильдия сәүдәгәре булган Нияз Айтыкинның йортын реконструкцияләп, шулай ук этномаршрутка кертәсебез килә. Тик әлегә бу йорт буенча ачыкланып бетмәгән урыннар бар, аны нишләптер безгә бирмәделәр.

Радик әфәнде, «Себер татары утары» турында ачыклабрак сөйләп үтегез әле. Анда тагын ниләр булачак? Экскурсиягә килергә буламы инде?

Без бу проект өстендә инде елдан артык эшлибез. Башта утарны төзекләндердек, хәзерге вакытта барлык эшләр дә биеткән диярлек. Тик пандемия тормышыбызга үз үзгәрешләрен кертте. Инде ике тапкыр утарның ачылышын билгеләсәк тә, булмады, күчерергә туры килде. Ел ахырына булса да, ачылыр дип уйлыйм. Әлеге «Себер татары утары»ндагы барлык корылмаларның һәм йортның түбәсе дә XX йөз башын хәтерләтә. Бу үзенә күрә бер кунак йорты булачак. Музей гына түгел. Килгән һәр кунак монда куна ала. Тели икән, чыгып сыер савып яисә атта йөреп керергә мөмкин. Кыш көне бәке ачып, балык тотып та карый алачаклар. Мунча ягып керү, мич бәлеше ашау, көймәдә йөрү — болар барысы да этнотуризмның аерылгысыз элементлары.

Сезгә нинди проблемалар белән еш очрашырга туры килә?

Әлбәттә, милли сәясәт өлкәсендә кайвакыт кыен мәсьәләләр белән дә очрашырга туры килә. Нинди генә проблемалар килеп чыкмасын, без аларны һәрвакыт чишәргә тырышабыз. «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең командасы нык. Менә, мәсәлән, бу сәүдәгәр Айтыкин өе белән булган хәлне дә чишеп бетерәсе бар. Җәмәгать эшлеклесе һәм муниципалитет депутаты буларак, мин һәрвакыт проблемалы өлкәләргә басым ясап киләм. Ошаса-ошамаса да аларны кычкырып әйтәм.

Иҗтимагый оешма буларак нинди кыенлыкларыгыз бар?

Безгә яшьләрне җәлеп итү авыр. Аларга милли сәясәт өлкәсендә социаль ярдәм юк диярлек. Андый әйберләр төрле яшьләр оешмаларында яисә дәүләт хезмәтендә күп, ә бездә юк.

Татарстанга рәхмәт, бигрәк тә грантлар өлкәсендә. Безгә традицияләребез һәм мәдәниятебезне сакларга мөмкинлек бирә. Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе белән дә яхшы гына эшләп киләбез.

Тел мәсьәләсе ничек сездә — Омск шәһәрендә. Мәктәпләрдә укытыламы? Үзегез татарча сөйләшәсезме?

Мин Казахстанның спорт интернатын тәмамладым. Өйдә татарча сөйләшәбез дип мактана алмыйм, телне белүем дә чамалы. Бик үк яхшы булмаса да, дөресе шул. Менә эш буенча Омск өлкәсенең төньягына чыккач, олы буын белән татарча сөйләшергә туры килә.

Үләнкүл авылындагы мәктәбебез герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен йөртә. Менә ул этнокультур компоненты булган бердәнбер мәктәп. Калган 8 мәктәптә татар теле факультатив итеп укытыла. Татар теле күбрәк төбәгебезнең төньягында сакланган. Мондагы яшьләрнең дә күбесе үз туган телләрен белә, аралаша. Патриотик рухлы яшьләр күп — шунысы шатландыра.

Бер грантка без татар телен популярлаштыру йөзеннән балалар өчен «Таткэмп» дигән лагерь дә ачып җибәргән идек. Беренче сменасына 5 көнгә 10-18 яшьлек 50 бала килде. Икенче сменасын 100 балага дип ниятләгән идек тә, коронавирус аркасында була алмады. Әлбәттә, алар монда көне буе татар телен генә өйрәнеп утырмыйлар. Теләүчеләр бик күп иде.

Халык санын исәпкә алу турында да сөйләшеп алыйк әле. Үзегез ничек язылырга уйлыйсыз? Бу нисбәттән нинди эшләр алып барасыз?

Мин үзем сөйләшкән кешеләр, оешмабыз әгъзалары, әлбәттә, татар булып язылачак. Без бит бер милләт, миңа калса, моны бөтен кеше дә яхшы аңлый. Сүз дә юк, һәрберебез уникаль, билгеле бер җирлеккә генә хас булган үзенчәлекләребез дә бар. Шулай булсак та, без — Россия җәмгыяте әгъзалары.

Әле пандемия башланганчы ук авылларга чыгып, халыкны җанисәпкә әзерли идек. Бездә кемнең кем булып язылуы турында бәхәс тә, борчылу да юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100