news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Омск шәһәре янында канлы күл тапканнар

Омск һәм Новосибирск өлкәләре чигендә урнашка Ковалево авылында яшәүчеләр җәмәгатьчеләргә законсыз үләксә базы турында зарланган.

news_top
Омск шәһәре янында канлы күл тапканнар
https://www.instagram.com/nikitamisyurov79/

Омск өлкәсендәге Россия халык фронты активистлары Калачинск районында үлгән хайваннар каны белән тулган сулык тапканнар. Бу хакта “Российская газета” яза.

Омск һәм Новосибирск өлкәләре чигендә урнашка Ковалево авылында яшәүчеләр җәмәгатьчеләргә законсыз үләксә базы турында зарланган.

Хайван калдыклары ташлана торган законсыз чүплек шактый зур размерга җиткән. Авыл халкы начар ис аркасында урамга чыга алмауга зарлана, эпидемиядән курка.

- Авыл халкы әйтүенчә, якындагы ит комбинатыннан хайван калдыклары төягән машиналар көн саен килә, - дип сөйләгән “Российская газета”га Омск өлкәсендәге Россия халык фронты вәкиле Никита Мисюров. – Алар бу хәлгә зарланып бистә администрациясенә берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән. Ләкин анда бернинди дә чара күрмәгәннәр.

Түрәләр Халык фронтына бистәдә барысы да тәртиптә һәм проблема хәл ителгән дип әйткән. Әмма авылга килгәч, җәмәгатьчеләр коңгырт төстәге, туңмаган сулыкка тап булган.

- Анда көн саен якынча 30 тонна кан түгелгәне ачыкланды, - дип сөйли Никита Мисюров. – Ә үләксә базын беркем дә юкка чыгармаган – законсыз рәвештә ташланган калдыкларның өстенә кар һәм туфрак кына сибеп куйганнар.

Җәмәгатьчеләр тиз арада әлеге хәлгә ачыклык кертүне таләп итеп, Росприроднадзорга, ветеринария хезмәтенә һәм табигатьне саклау прокуратурасына мөрәҗәгать иткән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар