news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Омск шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл куялар

news_top

Омск шәһәрендә Җиңүнең 30 еллыгы паркында Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилгә һәйкәл куячаклар. Кичә шәһәр советында бу фикерне депутатлар хуплады, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

Элегрәк бюстны Халыклар дуслыгы скверында урнаштырырга теләгәннәр иде. Шулай ук һәйкәл өчен урын буларак Герцен һәм Рабинович урамнары чаты һәм 4нче линия һәм Октябренең 10 еллыгы урамнары чаты каралган. Яңа урын буларак Җиңү паркы сайланды. Ул иң уңышлы вариант буларак кабул ителде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар