18 июль Омск шәһәрендә Җиңүнең 30 еллыгы исемендәге мәдәният һәм ял паркында бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил бюстын ачу тантанасы булды. Тантанада Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты, дип яза «Татар-информ».
Төбәк җитәкчеләре һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм аны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Һәйкәлнең авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина, архитектур планлаштыру һәм монтаж өчен Россиянең Мактаулы архитекторы Сакен Хөсәенов җаваплы.