news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Омск өлкәсенең Тәүриз авылында яңа мәчет салалар

news_top

Омск өлкәсенең Тәүриз эшчеләр бистәсендә мәчет төзиләр. Бу турыда Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итте.

Омск өлкәсе Диния нәзарәте (Омск мөселман мөхтәсибәте) рәисе, имам-мөхтәсиб Радик Әхмәтов сөйләгәнчә, 2025 елның маенда теркәлгән «Милость» мөселман дини оешмасы эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк мәчет төзүне төп бурыч итеп куйган.

2025 елның кышында бүлеп бирелгән җир кишәрлегендә бүрәнәдән вакытлыча корылма төзелгән. Хәзерге вакытта фундамент төзү эшләре актив бара.

Төзелә торган мәчеттә җылы идән ясарга җыеналар. Ир-атлар өчен намаз уку залы алтыпочмаклы, ә хатын-кызлар залы турыпочмаклы формада булачак. Мәчетне традицион манара бизәячәк.

Хәзерге вакытта мәчет төзелеше өчен ярдәм җыялар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар