Омск өлкәсендә татар теле: «Елына 17 сәгать укытып кына татар әдәбиятын камап булмый»
Омск өлкәсе Тевриз районы авыллары мәктәпләрендә дә татар теле укытыла. Укучылары олимпиадаларда җиңү яулыйлар, төрле конкурсларда катнашалар. Яңа ФГОС шартларында туган тел - татар теле укытылышы торышы үзгәрәчәкме, татар теле дәресләре сакланырмы? Болар хакында «Интертат» язмасында.
«Без бирешмибез әле»
Редакциябезгә Омск өлкәсе Тевриз районында татар теле укытылу торышына бәйле борчылу мөрәҗәгать килеп иреште. «Уку программасына яңа дәресләр кертелә. Икенче чит тел һәм татар теленнән баш тарту хисабына эшләмәкче булалар дигән сүзләр ишеттек. Барысы да ата-аналар гаризасыннан торачак дигән имеш-мимешләр дә йөри. Бу гаризалар йөз процент булмаганда, татар теле дәресләре бетереләчәк», – дигән эчтәлектә иде ул.
Вконтакте социаль челтәрендәге ябык бер төркемдә дә әлеге проблема хакында язганнар. «Яңа дәресләр кертү өчен икенче чит тел белән татар телен кыскартырга телиләр. Без инде татарча иң җиңел сүзләрне дә яза белми торган бер буын үстердек. Барысы да кабатланырмы икән? Татар телен үзенең осталыгы белән Казан һәм Мәскәүне дә таң калдырган Фәнзия Батыргалиевна укыта...» – диелгән әлеге язмада.
Әлеге сүзләргә ачыклык кертергә теләп, Омск өлкәсе Тевриз районы Тайча авылы урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнзия Саттарова белән сөйләштек.
Омск өлкәсендә барлыгы 8 мәктәптә татар теле укытыла. Атнасына бер тапкыр керә инде ул. 17 сәгать татар теле һәм 17 сәгать әдәбият белән елына 35 сәгать җыела. Бу бик аз инде. Тевриз районында 5 мәктәптә татар теле укытыла. Шуның дүртесе төп белем бирү мәктәбе, берсе генә урта мәктәп, – ди укытучы.
Фәнзия ханым белеме буенча филолог. Соңыннан переквалификация үтеп, татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Күп төрле курслар үтә. Фәнзия Саттарова «Туган тел – татар теле укытучылары ассоциациясе» җитәкчесе дә булып тора. Ул - эштәге казанышлары өчен төрле рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнгән укытучы. Укытучының тырышлыгын, осталыгын укучыларының күп төрле чараларда, олимпиадаларда призлы урыннар алып торуы да дәлилли.
Шушы арада гына методик берләшмә утырышы булырга тиеш. Хәзер бит ФГОС яңартыла, уку программасына яңа фәннәр кертәләр. Финанс өлкәсендәге белемлелек, функциональ белемлелек, профориентация белән бәйлеләре дә бар. Региональ компонентны алып ташламакчы булалар дип, мин башта бик борчылган идем. Директорым тынычландырды: «Безнең мәктәп этнокультур компонент белән, бездә татар теле кала». Татар теле бездә 2018-2019 уку елыннан гына фән булып керде. Без тырышып укып, зур дәрәҗәләргә ирештек дип саныйм. Балаларыбыз төрле конкурс, олимпиадаларда катнаша, җиңүләр яулый.
Ата-аналар җыелышында да чыгыш ясаячакмын. Урыслашкан, яшь әти-әниләр дә бар бит. Алар белән күбрәк эшләргә, кызыксындырырга кирәк. Рим Гыйззәтуллин исемле укучым икенче тапкыр региональ олимпиадада әдәбияттан җиңү яулады. Әмма елына 17 сәгать дәрес белән генә барыбер бөтен татар әдәбиятын колачлап алып булмый.
Аудиокитаплар белән дә эшлибез, Казан белән дә элемтәбез өзелми. Казанга рәхмәт, безгә күп итеп яңа китаплар җибәргәннәр. Безнең китап фондыбыз бик ярлы. Укучылар китапларны өйгә алып кайта алмыйлар, мәктәптә калдыралар.
Без татар телен 3 класстан гына укыта башлыйбыз. 1-2 классларда татар теле укытылмау сәбәбен ФГОС буенча каралмаган, ярамый дип аңлаттылар миңа.
Бала тугач ук аңа үз мәдәниятын кертергә тырышырга кирәк. Өченче сыйныфтан гына булса да, татар теле укытуыма бик шатмын. Кайда булса да, татар алда бара бит ул. Без үзебезнең тырышлыгыбыз, бераз гына булса да усаллыгыбыз белән бирешмибез әле, – ди Фәнзия Саттарова.
«Ата-аналар татар теле укытылуга каршы түгел»
Калган мәктәпләрдә хәлләр ничек икән дип тә кызыксындык. Тевриз районы Байбы авылы төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Виктория Галләмова белән сөйләштек.
Бездә татар теле һәм әдәбияты туган тел кысаларында атнага бер сәгать укытыла иде. Елына 35 сәгать чыга. ФГОС буенча уку-укыту программасы берничә төрле итеп эшләнгән. Берсендә туган тел бар, икенчесендә ул юк. Алар арасында әллә ни үзгәреш тә юк инде. Без инде татар телен факультатив итеп түгел, ә дәресләр итеп калдырырга тырышачакбыз. Үзебезнең фикеребезне комитетка да җиткердек. Ата-аналар җыелышы беркетмәсе дә бар. Алга таба ни булыр. Уку планы әле расланмаган, – дип аңлатты Виктория Галләмова.
Тевриз районы Утыз авылындагы төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә татар теле укытыла. Бу хакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә Хәбибуллина сөйләде.
Татар теле бездә атнасына бер сәгать кала. Икенче чит телне алалар, татар теле кала. Узган педсоветта шулай диделәр. Ата-аналар да татар теле укытылуга каршы түгел. Без бит төрле конкурсларга йөрибез, Казанга да киләбез, – дип аңлатты укытучы.
«Беренче сыйныфтан ук укытылсын иде»
Тайча авылында яшәүче Галия ханымның улы рәхәтләнеп татар телен өйрәнә. Алай гына да түгел, быел хәтта татар теле буенча халыкара олимпиадада катнаша.
Без татар теле укытылуына шатбыз. Элек укытылмый иде, тел дә онытыла барды. Мин үзем шәһәрдә туып-үскән татар баласы, туган телемне яхшы белмим, оялам шуңа. Безнең мәктәптә татар теле дәресләре булу бик яхшы. Балаларыбыз мәдәниятне дә белә, төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулыйлар, районыбыз дәрәҗәсен күтәрәләр. Улым инде Казанга гына да ике тапкыр барып кайтты. Тиздән халыкара олимпиадага барачак. Хәзер Казанда да Тевриз районында Тайча авылы барлыгын белделәр. Укытучыбыз Фәнзия Батыргалиевна балаларга бер дә вакытын кызганмый: факультативлар да, төрле чаралар да үткәрә. Балалар да үзен бик ярата, дәресләргә теләп йөриләр. Атнасына ике сәгать татар теле укып, улымның мондый дәрәҗәләргә ирешүе укытучыбыз тырышлыгы бәрабәренә булды. Дөрес, үзенең теләге дә көчле иде.
Мәктәбебездә татар телен бетерүгә каршы мин. Беренче сыйныфтан ук татар телен укый башласалар, тагын да яхшырак булыр иде, – ди әни кеше.
«Татар теле шул килеш калачак»
Яңа ФГОС стандартлары белән бәйле пәвештә, татар теле дәресләре үзгәреш кичерәчәкме? Шушы сораулар белән Омск өлкәсе Тевриз районы администрациясенең мәгариф комитеты рәисе Владимир Райковка мөрәҗәгать иттек. «Бу хакта берни дә ишеткәнем юк. Без бернәрсәне дә алып атарга җыенмыйбыз. Этнокультур компоненты булган алты мәктәп ничек эшләгән булса, бүген дә шулай ук эшлиләр. Сезгә бу мәгълүмат каян килгәндер, белмим, ләкин бу турыда сүз булганы юк. Укытучыларны укытабыз, конкурсларда катнашалар, төрле олимпиадаларга җибәрәбез», – дип белдерде комитет рәисе.
Шунда ук «Бик күп әдәби китаплар бүләк иттеләр, тик укый белүче генә юк. Арасында экстремистик рухтагы китаплар юкмы икәнен тикшерәсебез килә, тик бәя бирүче табылмый. Укытучылар бар, тик аларның берсе дә татарча укый белми. Менә шундый проблема бар», – дип мәсьәләне икенче яссылыкка күчерергә омтылды ул.
Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Радик Миңнеханов та татар теле укытылышы торышы турында үз фикерләрен җиткерде. «Безнең районда 6 мәктәптә татар теле укытыла, шуның берсе этнокультур компонентлы булып бара. Хәзерге вакытта ТР Мәгариф министрлыгы ягыннан да зур ярдәм бар. Елына ике тапкыр безгә китаплар, уку әсбаплары җибәрелә. Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар үткәрәбез, яхшыларын Казанга җибәрәбез. Үләнкүл авылындагы мәктәпкә Муса Җәлил исемен биргән идек. Хәзер Тевриз районындагы башка мәктәпләргә дә милли каһарманнарыбыз исемен бирү теләге бар. Туйчы авылы мәктәбенә Габдулла Тукай исемен бирербез дип торабыз. Аннары калган мәктәпләр буенча да эшләячәкбез. Укытучылар белән дә һәрвакыт элемтәдә торабыз, аралашабыз.
Безгә яңа татар теле дәреслекләре дә кайтарылды инде. Россия күпмилләтле ил һәм татарлар аның тарихының аерылгысыз өлеше булып тора. Шуңа күрә татар телен алып атарлар дип уйламыйм», – диде Радик Миңнеханов.