news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Омск өлкәсендә су баскан Әшевән авылы старостасы Илнур Байбиков вафат булган

news_top
Омск өлкәсендә су баскан Әшевән авылы старостасы Илнур Байбиков вафат булган
Фото: https://vk.com/tat_omsk

13 июньгә каршы төндә Омск өлкәсе Усть-Ишим районы Әшевән авылы старостасы Илнур Байбиков вафат булган. Бу турыда «ВКонтакте»да Омск татарлары сәхифәсендә хәбәр ителә.

2024 елның май башында Ишим һәм Иртеш елгасында су күтәрелгәч, Әшевән авылын су баса. Әшевән авылы су астында кала, терлекләр һәлак була, калганнарына азык кирәк була, печәннәрне су агызып алып китә. Илнур, ярдәм сорап, хакимияткә мөрәҗәгать итә. Аннары Әшевән һәм башка авылларга ярдәм итәләр, терлекләр ач үлемнән коткарыла. Бу – Илнурның, гаиләсенең, аның якташларының гомеренең җиңел вакыты булмый. Кешеләр бер мизгелдә баш өстендә түбәсен, милеген, терлекләрен югалта. Моны кичерү кыен, диелә хәбәрдә.

Хатыны Диләрәнең һәм балаларының кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар