Омск өлкәсендә сәламәтлек саклау министры югалган
Александр Мураховскийны инде икенче тәүлек эзлиләр.
Омск өлкәсенең Большие Уки районында югалган сәламәтлек саклау министры Александр Мураховскийны инде икенче көн эзлиләр. Җомга, 7 май, кичке дүрттә ул аучылык базасыннан квадроциклда чыгып китә. Шуннан бирле 49 яшьлек ирнең кайда икәнлеге билгесез. «Коммерческие вести» язуынча, аның телефоны җавап бирми - чакыра, әмма җавап бирүче юк.
Министрның югалуы хакында 8 майда көндез хәбәр итәләр. Аңа кадәр аучылар аны үзләре тапмакчы булып тырышкан. Бу территориядә сазлыклар, шуңа күрә эзләве бик кыен дип яза газета.
"СуперОмск" язуынча, министрның квадрациклы табылган. Ә үзе хакында әлегә хәбәр юк.
Александр Мураховский сәламәтлек саклау министры итеп былтыр ноябрьдә билгеләнгән иде. Аңа кадәр ул оппозиционер Алексей Навальный дәваланган хастаханәнең баш табибы булып эшләде.