Омск өлкәсендәге авылда укучы балалар көн саен мәктәпкә кардан үрмәләп барырга мәҗбүр
Красная Горка авылы балалары карлы сукмактан 3,5 км бара. Әйләнечтән барсаң, машиналар йөри торган юлдан 5 км барасы икән.
Омск өлкәсендә яшәүчеләр укучы балаларның мәктәпкә бару өчен кардан үрмәләргә мәҗбүр булуы хакында зарлана. Бу турыда ВКонтакте челтәрендә «Голос Омска» паблигында язалар, дип хәбәр итә РЕН ТВ.
Пост авторы куйган фотода бала кардан шуышып бара. Әлеге фото Омск районының Красная Горка авылында төшерелгән диелә. Автор сүзләренчә, беренче сыйныфта укучы бала шулай итеп мәктәптә, икенче сабый балалар бакчасына бара.
«Ә без — сигезәр тапкыр. Бер якка 3,5 км. Әйләнечтән барсаң, машиналар йөри торган юлдан барасы, ул бер якка 5 км. Администрация һәм директор берни дә эшләми. Кем белә, нишләргә икән соң? <…> бала мәктәпкә бармый, шуыша, бер арттырусыз! Аның бер теләге юк инде, балалар бакчасына баручысы бөтенләй йөрисе килми. Олы кешегә дә кар төздән. Булдыра алганча көрәдек инде, хәл калмады бит, тагын тутырды. Өйдә ир-атлар да юк», — диелә хәбәрдә.
Прокуратура Омск районындагы Красная Горка һәм Усть-Заостровка авылларында белем бирү оешмасында укучыларны транспорт белән тәэмин итү булмау өлешендә законнар үтәлешен тикшерә. Җирле үзидарә һәм белем бирү оешмаларының мәгариф һәм юл эшчәнлеге буенча закон таләпләрен үтәү буенча эшчәнлегенә хокукый бәя биреләчәк. Бу турыда om1.ru хәбәр итте.