news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Омлетка он кушарга кирәкме?

news_top
Омлетка он кушарга кирәкме?
https://pixabay.com/

Йомырка тәбәсе – омлет пешергәндә кайбер хуҗабикәләр он кушып җибәрә. Имеш, шулай омлет тәмлерәк була, күпереп пешә. Омлет күпереп пешсен өчен берничә ысул  киңәшләр сайтында чыкты. 

Беренчесе – йомырка, сөт һәм тоз алыгыз. Он, крахмал, манный ярмасы һәм сода – омлетның тәмен генә үзгәртер.

Икенчесе – пропорция сакланырга тиеш. Уртача зурлыктагы бер йомыркага 30-50 мл дан артык сөт салмагыз. Тоз тәменчә кушыла, ләкин табиблар тозны артык кулланмаска киңәш итә. Күп итеп сөт салсаң, омлет таба төбенә утыра.

Өченчесе – омлет катнашмасын чәнечке яки махсус болгаткыч белән кулдан гына болгатыгыз, миксер кулланмагыз. Катнашма бердәй булсын, тик күбекләр барлыкка килмәсен.

Дүртенчесе – омлет пешерә торган форма биек булган саен омлет та күпереп пешәчәк. Плитә өстендә пешергәндә дә шушы кагыйдәне истә тотыгыз.

Бишенчесе – омлет өчен катнашманы 200 градуска кадәр җылытылган духовкага куярга кирәк. 

Барысын да дөрес эшләсәгез, 20-30 минуттан ризык әзер була. Духовка ишеген вакытыннан алдан ачмагыз, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар