Омикрон - Татарстанда: «Ковидның моның кадәр күп балада табылганы юк иде әле»
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы балалар саны сизелерлек арткан. Кайсы балалар катырак чирли? Балаларда Covid-19 билгеләре нинди? Кемнәргә «Спутник М» кадатырга ярамый? РБКХ пульмонологы шундый күп кенә сорауларга җавап бирде.
Республика балалар клиник хастаханәсе педиатры, балалар пульмонологы Илнур Закиров Татарстан Республикасының Оператив штабы уздырган туры эфир вакытында Covid-19 китереп чыгарган вазгыятьнең киеренке булуын әйтте. Аның сүзләренчә, Республика балалар клиник хастаханәсенең ковид-госпиталендә 80гә якын бала ята. Алар арасында ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган балалар юк, әмма интенсив терапия узучылар һәм кислород алучылар да бар.
«Без хәзер авыручы балалар санының иң югары ноктага җитүен күрәбез. Инде ике елга якын эшлибез, һәм, мөгаен, бу көннәр коронавирус белән вазгыятьтә иң кыеннарыдыр. Бу кадәр авыручылар килүе һәм ковидның шул хәтле балада раслануы моңа кадәр булмады. Һичшиксез, без иң кискен чорда», — диде балалар пульмонологы Илнур Закиров.
Коронавирусның алдарак таралган штаммнары вакытында балалар өлкәннәр кебек еш авырмаган. Ә хәзер, омикрон-штамм килгәч, педиатрлар балаларның берничә тапкыр ешрак авырый башлавын әйтә.
Бик еш кына Covid-19 балаларда үзен грипп симптомнары шикелле күрсәтә. Яшь пациентлар «омикрон»ны температура күтәрелү, катараль билгеләр, ларингит, бронхит белән кичерә.
Педиатр сүзләренә караганда, башка чирләре булмаган балаларда коронавирус йогынтысы артык авыр дәрәҗәдә күзәтелми.
Авыр эпидемиологик сезон
Табиб 2021/2022 елгы эпидемиологик сезонның күтәрелеш чорын искә төшерде. Сентябрь аенда коронавирустан авырган балалар саны уртача арткан, октябрьдә РС (респиратор — синцитиаль) вируслары белән авыручылар күбәйгән.
«Безгә, нигездә, бронхиолит белән авыручы балалар китерелде», — дип ачыклык кертә табиб.
Ноябрь һәм декабрь айларында педиатрлар сезонлы грипп белән авыручыларны дәвалаган. Яңа елдан соң Covid-19 белән авыручылар саны арттып киткән.
Кемнәр ешрак авырый?
Балалар пульмонологы Илнур Закиров хастаханәгә ешрак бер яшькә кадәрге балалар эләгүен әйтте. Бала тудыру йортыннан туры Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелгән балалар да бар.
Иң кечкенә сабыйларны тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелсә дә, күзәтү өчен хастаханәгә салалар.
«Зуррак яшьтәге балаларны югары тән температурасы озак сакланса гына хастаханәгә салабыз. Чөнки теләсә нинди вируслы авыруның беренче өч көнендә баланың температурасы була, катараль симптомнар: ютәл, төчкерү, томау төшү күзәтелә. Беренче өч тәүлектә бу кискен респиратор авыру. Ә 72 сәгатьтән соң да баланың тәне кызышса, ни өчен шулай булуыен ачыкларга кирәк», — дип аңлата табиб.
Нәкъ менә шул вакытта баланы яхшылап тикшерү һәм диагноз кую өчен хастаханәгә салалар.
Югары температура фонында бала вакыт-вакыт үзен белештермәс хәлгә (фебрильные судороги) җитә башласа, бугаз стенозы күзәтелсә, кирәгенчә сулыш ала алмый башласа, андый балаларны шунда ук хастаханәгә озаталар.
Закиров ата-аналарга беренче 72 сәгатьтә баланың халәтенә игътибар итәргә киңәш итә.
Артык авырлыгы, бавыр һәм башка төрле җитди авырулары булган һәм церебраль паралич диагнозлы, йөрәгенә операцияләр кичергән балалар куркыныч янаган төркемгә керә.
Балаларда яңа коронавирусның билгеләре
Балаларда гастроэнтерит синдромы яки эч китү билгеләре Ухань штаммы вакытында күзәтелде, хәзер бу симптом сирәгрәк очрый.
«Коронавирус аерылып торамы, үзенчәлекле бармы дигән сорауга: „Юк“, — дип җавап бирер идем. Мин әйтә алган бердәнбер нәрсә — гриппка охшаш синдром, агрессив, озак төшми торган тән температурасы күзәтелүен күрәбез», — ди табиб.
Илнур Закиров өй шартларында баланың югары күтәрелгән температурасын гадәти дарулар белән төшерә алмаган ата-аналарның хастаханәгә мөрәҗәгать итүен әйтте.
Пульмонолог хәзерге вакытта, үпкәләренә зыян килгән балаларның кимүен әйтте. Еш кына КТ-1, ягъни үпкәнең 25 проценттан кимрәк өлеше зарарлануы күзәтелә икән.
Шулай да, авыр очраклар да бар — әйтик, хәзер Республика балалар клиник хастаханәсендә үпкәсенең 48 проценты зарарланган кыз дәвалана.
Элегрәк коронавирустан авырган балаларда еш кына күп системалы ялкынсыну синдромнары күзәтелә иде, мондый вакытта баланың берничә органының эшчәнлеге бозыла һәм ул үзен начар хис итә башлый. Бу озак вакыт дәваланмыйча йөрүчеләрдә күзәтелде, андыйлар өчен дәвалау алымнары бөтенләй башка, җитдирәк булды. Икенче тәүлектә сабыйларның хәле яхшырды. «Омикрон»ның мондый билгеләр белән узу-узмавын әлегә әйтеп булмый, — ди пульмонолог.
Вакцинация
Россиядә коронавируска каршы бер генә балалар вакцинасы — «Спутник М» теркәлгән, аның белән 12 яшьтән зуррак балаларга вакцина ясарга була.
Балалар табибы билгеләп үткәнчә, әлеге вакцинада антигеннар күләме олылар вакцинасына караганда биш тапкыр кимрәк булса да, балада иммунитет формалашсын өчен бу җитәрлек.
Прививка ясатканнан соң, тән температурасы күтәрелү, мускуллар авырту, хәлсезлек, сүлпәнлек күзәтелергә мөмкин. Әмма ул өч тәүлектән дә артмый. Табиблар тәҗрибәсе буенча, балаларның тән температурасы 38,5 градустан түбәнрәк булса, аны төшермиләр. Табиб моның нормаль күренеш булуын әйтә. Җитдирәк очраклар теркәлмәгән.
Шулай ук Илнур Закиров иммунитетның бик тиз генә формалашмавын билгеләп үтте. Балалар организмына да, өлкәннәргә дә моның өчен вакыт кирәк. Шуңа да вакцинациядән соң баланы саклау зарур.
Вакцинация ясатырга ярамаган очракларга килгәндә, нинди дә булса авыруның кискен стадиясендә булган балага прививка кадатырга ярамый. Шуңа күрә, прививка ясатыр алдыннан баланы табиб карый һәм анамнез җыя.
«Үзем өчен дә карар кабул итә алмаган бердәнбер очрак — аутоиммун авырулар төркеме. Башка төрле вакциналарны, мәсәлән, пневмокококка каршы прививканы алсаң да, ул бу төркем өчен билгесез», — дип ачыклык кертте табиб.
Баланың ниндидер авыруы булса, табиб һәр очракта вакцинация мәсьәләсен аерым карарга тиеш. Инструкция буенча, калкансыман биз, бөер һәм бавыр авырулары булган балага «Спутник М»ны куллану сорау астында. Әмма бу төркем авырулар арасында шактый җитди булганы һәм җиңелрәге дә бар. Бер очракта табиб прививка ясатырга киңәш итәр, ә икенчесендә ясатмаска да кушарга мөмкин.
«Бүгенге көндә балаларның төп өлешенә вакцина кадарга була», — диде Республика балалар клиник хастаханәсе табибы. Ул риск төркемендәге балаларга да вакцина ясатырга кирәк дигән фикердә. Әйтик, артык авырлыгы булган яшүсмерләр шундыйлардан.
«Спутник М» кадый башладылар
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясеннән саклану өчен яшүсмерләргә «Спутник М» вакцинасы кадый башладылар инде: кырыклап бала саклану чарасын күргән. Бу хакта туры эфир вакытында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.
Министр урынбасары тиздән прививка ясарга теләүчеләр күбрәк булыр, чөнки массакүләм мәгълүмат чараларында вакциналь кампанияне башлау турында рәсми старт бирелмәгән иде әле, диде. Моннан тыш, Жаворонков Оператив штабның туры эфирлары вакытында вакцинациядә шикләнелүче ата-аналар һәм балаларның күп кенә сорауларына җавап табылычак дигән фикерен әйтте.
Алёна Низамова тәрҗемәсе