Омикрон штаммының иң беренче симтомы нинди?
Карлыккан тавыш - омикрон штаммы белән зарарлануның иң беренче симптомы.
Карлыккан тавыш коронавирусның омикрон штаммы белән зарарлану симптомы булырга мөмкин. Бу хакта Британиянең «The Sun» газетасы хәбәр итә, дип яза РИА Новости.
Белгеч сүзләренчә, бу симптом пациент авыруның беренче билгеләрен тойганчы ук барлыкка килергә мөмкин.
«Омикрон» штаммы йоктыру симптомнарына тагын борын тыгылу, коры ютәл һәм бил авырту да керә.