news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җомга көнне үткәрү тәртибе

news_top
Җомга көнне үткәрү тәртибе
Фото: «Татар-информ»

«Әниләр» мәчете сәхифәсендә җомга көнне үткәрү тәртибен аңлаталар.

Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.

Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, күбрәк зикер әйтәләр, шулай ук Пәйгамбәребезгә салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә салават әйтәләр (мисалы: Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд вә гәлә әли Мөхәммәд).

Бу көнне садака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.

Җомга көне мөбарәк булсын! Кылган догалар, укылган намазалар, әйтелгән салаватлар вә зикерләр, бирелгән сәдакалар кабул булсын, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар