Казанның «Алтаң» мәчете телеграм-каналында һәр атна саен «Җомга коймагы» чыга. Бу атнада кешенең озын гомергә һәм малга кызыгуы турында Риза Фәхретдин сүзләре китерәләр.
Пәйгамбәребез (саләллаһу галәйһи вәссәләм): «Адәм баласы картая вә картаюы белән ике нәрсәсе яшәрә бара: мал белән озын гомергә комсызлык», – дигән.
«Әгәр дә кеше шушы табигый хәлне болынга җибәргән хайван кебек үз ихтыярына җибәрсә, юлга салырга тырышмаса, малның затына, гомернең үзенә генә юнәлсә, бу вакытта бу хирысдык бик яман бер сыйфат булыр. Чөнки бу хәлдәге кеше үзенең бер иптәше, яшьтәше, бәлки үзеннән бик яшьләрнең ахирәт йортына сәфәр итүләрен һәр көн күреп-ишетеп тә, гүя үлем үз башына киләчәк түгел бер нәрсә кебек уйлар вә әзерләнмәс, тәүбәсен кичектерер, гыйбадәт вә гамәлләрен дә әһәмиятсез калдырыр. Гел мал арттыру вә озак яшәү хыялы белән йөрер. «Үзең файдасын күрми, күрә алмый торган малдан ни файда бар? Ни үзең вә ни башкалар өчен терәк була алмаган вә соңыннан урыны буш калды, дип сөйләнергә вә сагынырга лаек булмаган гомерне озайтып йөрүдә ни мәгънә бар?» мәгънәсендәге сүзләр белән үз-үзен хисап итә алмас. Исем кушылган вакытындагы азан үзенә җеназа намазы укылыр өчен әйтелгәнлеген фикеренә китермәс».
(Риза Фәхретдин. «Җәвамигуль кәлим шәрехе». 345 нче хәдис. 1916).
Йә, Раббым, бәрәкәтсез, файдасыз гомер кичерүләрдән сакла безне, диелә текстта.