Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өметләргә өйләнәләр, вәгъдәләргә кияүгә чыгалар» – «Чаян» журналыннан мәзәкләр

news_top_970_100
«Өметләргә өйләнәләр, вәгъдәләргә кияүгә чыгалар» – «Чаян» журналыннан мәзәкләр
"Чаян" журналы, Михаил Ларичев

● ● ●

Безнең заманда акча эшләве бер дә кыен түгел, соңыннан аны үзеңнеке итү авыр.

● ● ●

Хатын-кызлар әйтеме:

– Бай ирләр карт булмый.

● ● ●

– Доктор, иртән торгач, минем аркам авырта.

– Төш вакытында торыгыз.

● ● ●

Әби маршрут автобусында:

– Улым, базар янында туктатырсың әле, яме?

– Базара нет, әбика!

– Ничек булмасын? Кичә бар иде бит...

● ● ●

– Әни, туңдырма сосискига караганда файдалыракмы?

– Улым, хәзер сосискага караганда, тәмәке тарту да файдалырак!

● ● ●

Икътисад институты. Имтихан вакыты. Студент сорый:

 – Әйтегезче, сез туган көне бүген булганнарга ташлама ясыйсызмы?

Укытучы:

– Әлбәттә! Берничә баллны алып ташлый алам!

● ● ●

Дәваханәдә.

– Мин хирургка языла аламмы?

– Безнең хирург түләүле, 2000 сум.

– Әгәр түләүсезенә керсәм?

– 1-2 ай буе көтәчәксез чиратыгызны.

– Әгәр чиратсыз керергә сөйләшә алсам?

– Әлбәттә! 2000не түлисез дә...

● ● ●

«Диңгез бүләкләре» кибетенә кердем, ә анда барысы да – акчага…

● ● ●

Декабрьдә Гавай утрауларында урнашкан отельгә кулына чаңгы тоткан рус олигархы килеп керә.

– Әфәнде, – ди аңа отель хуҗасы, – безнең утрауда ел буе кар булмый. Чаңгы белән монда нишләмәкче буласыз?

– Нишләргә икәнен үзем беләм мин аның, – дип җавап бирә кунак, – әнә, аэропортта кар төялгән ике махсус самолет тора.

● ● ●

Телефон шалтырый. Трубкада бик ягымлы хатын-кыз тавышы:

– Хатын-кыз таксие чакырттыгызмы?

– Әйе.

– Ә ни өчен?

– Дөресен әйткәндә, бер рәхәтләнеп көләргә.

– Алайса чыгыгыз: килеп җитәр, хәзер туктар өчен урын сайлаячак.

● ● ●

– 40 яшь – кызык чор. Берәүләр әби булалар, икенчеләре – декретка чыгалар.

● ● ●

– Кадерлем, мин синең яшереп куйган акчаңны таптым, һәм шуның барысын да ахирәтләрем белән ресторанда бетердем.

– Борчылма, мин аны сиңа яңа тун алырга җыйган идем.

● ● ●

Счетчикларны салкын һәм кайнар суга тикшерү шуны күрсәтте: фатир хуҗалары кайнар судан файдаланып кына калмыйлар, аны яңадан суүткәргеч торбага җибәреп кулланалар икән.

● ● ●

Күршеләр ремонт ясарга кереште. Алар хәтта обойларын да перфоратор белән ябыштыралар бугай, дигән уй килә.

● ● ●

– Але! Идарә компаниясеме? Мин сезгә өченче мәртәбә шалтыратам инде – минем фатирда түшәмнән су ага!

– Чөнки тышта яңгыр ява, шуңа да башыгыз җитмиме?

● ● ●

Генерал гаскәрдәге туклану хәлен инспекцияли.

– Әйбәт ашаталармы?

– Так точно, кала да әле.

– Калганын кая куясыз?

– Ашап бетерәбез, әле җитми дә!

● ● ●

– Син ничек өйләндең?

– Интернет аша.

– Танышулар сайтындамы?

– Юк, модем ватылды да, театрга бардым...

● ● ●

Буйдак булу ялгызлар өчен түгел.

Ашыгу – бер нәрсә, ә өлгерү – икенче.

Хатынның фаразлары ирнең шиксез фактларыннан төгәлрәк.

Китаплар кешегә аның даһи фикерләренең бик үк яңа булмаганын исенә төшереп тору өчен кирәк.

Буш вакыты күп булган кешеләр аны вакыты бөтенләй булмаган кешеләр янында уздыралар.

Әгәр, эш акчада түгел, диләр икән, димәк, сүз кеше акчасы турында бара.

Өметләргә өйләнәләр, вәгъдәләргә кияүгә чыгалар.

Без йөрәгебезне акчабызга караганда җиңелрәк тәкъдим итәбез.

 

Чирләшкәләр (Гүзәл Сөнгатуллина)

Сәлимә апа авырып киткәч, врачка барырга булды. Моңарчы хастаханәләргә йөрергә яратмаганга күрә, ничек язылырга, кемгә барырга белмичә йөдәде. Ярый балалары ярдәм итте. Бигрәк җәфалы икән ул врачка эләгү. Язылучылар күплектән 1-2 атна көтәргә туры килде.

«Шул вакыт эчендә хәлем дә рәтләнә төште бугай, врачларны азапландырып йөрисе килми», – дип уйлап куйды ул. Алай да, балалары барырга кушкач, поликлиникага килде.

Коридорда халык алай күп түгел иде. Үзе шикелле олырак яшьтәге хатын янына утырды. Чиратны көткәндә, кешеләр аралашырга ярата.

Менә Сәлимә апа янындагы ханым да сөйләнеп китте:

– Көндезге стационарга барырга исәпләдем. Врачымнан язулар алырга кирәк.

– Ул көндезге стационарның ни файдасы бар соң? 5 көндә генә дәваланып буламы? – дип сүзгә кушылды бер яшьрәк хатын.

– Миңа 5 көне дә җитә. Калганын түләүлегә барып дәваланып бетерәм. Безнең табибның язуы булса, шул җитә, – дип җавап кайтарды ханым. – Минем йөрмәгән врачларым калмады. Барысына барам. Тикшеренәм. Күбрәк  түләүлеләргә барам. Алар ныграк белә.

Сәлимә апа аны кызганып куйды:

– Кыяфәтегезгә карап торганда, таза-сау кеше шикелле сез. Шулай инде, тыштан гына күреп әйтеп булмый шул кемдә нәрсә бар икәнен.

– Тфү-тфү, сез нәрсә? – диде янындагы күршесе. – Минем бер җирем дә авыртмый! Аллага шөкер!

– Алай булгач, ник врачларга йөрисез соң? – дип, бөтенләй аптырады моңа Сәлимә апа.

– Ничек инде? Врачларга күренергә кирәк, авырта башлаганны көтмичә. Мин гомерем буе шулай, бөтен җиремне тикшертәм, шифаханәләрдә ятам, санаторийларга баргалыйм. Күптән түгел ютәл белән азапландым. Безнең врач әйтә, сезгә салкын тигән, ди. Мин аллергологка язу сорадым. Түләүлегә барып, яхшылап тикшерендем.

– Шулай, нәрсә булып чыкты соң? – дип сорап куйды Сәлимә апа.

– Салкын тигән булып чыкты. Калганы барысы да яхшы иде.

– Шуны белер өчен акча туздырып йөрдегезме?

– Туздырса ни булган? Акчасы күптер, – диде коридордагы кешеләр. Бу сөйләшүне тыңлап утырганнар икән.

Сәлимә апа, чираты җиткәнен көтеп тормыйча:

– Китәм мин, утырмыйм. Врачларны аптыратып йөрмим әле. Көчле авыру түгел. Дәваланырмын, – диде дә өенә кайтып китте.

 

Паспорт мәрәкәсе (Рашат Низами)

Август башларында микән, имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казан дәүләт университетының тарих-филология бүлегенә укырга кердем мин. Укулар 1 сентябрьдә башланачак. Ә миңа, беләсезме, шушы олимпка күтәрелеп яшәр-укыр өчен, паспорт юнәтергә кирәк. Иң элек авыл советына кереп, нинди документлар кирәклеген белешәм. Иң читене һәм тиз генә кулдан килмәстәе – кечерәк кенә фотосурәтем кирәк булачак икән. Авылыбызда гына фотограф-фәлән юк, кәртечкәгә төшү өчен, район үзәге Сабага тикле барырга кирәк. Транспорт юк диярлек, 30-40 чакрым араны урап кайтасы бар бит әле. Ә теге фото дигәнең ничә көннән соң әзер булачак – белгән юк. Вакыт бик тар. Һәрхәлдә, минем үз вакытында паспортка ия булуым кыл өстендә эленеп тора!

Фантазиямне эшкә җигә торгач, ныклы бер карарга килдем бит, менәтерә. Бер тартмада миннән 4 яшькә иртәрәк туган бертуган абыем Җәүдәтнең кайдадыр укытучы таныклыгына төшкән әзер фотосы саклана иде. Күрше-тирәләрнең «бер-берегезгә тәмам охшагансыз» дигән сүзләре шушы адымга этәрде мине. Ә нигә әле әзер фотодан файдаланмаска?.. Документларымны төйнәдем дә киттем район үзәгенә! Берни сизмәде анда эшләүче апалар, 2 көннән соң кулыма шытырдап торган өр-яңа паспорт тоттырдылар.

Шулай итеп, университетка укырга дип аяк басканда, мин СССРның тулы хокуклы гражданины идем инде. Ышанасызмы, студент чагында 5 ел буе «абыйлы» паспортым белән укыдым, яшәдем, тулай торакта кайнадым. Ул чакларда «Ялкын» журналы һәм «Яшь ленинчы» газетасында чыккан шигырь яисә хикәяләрем өчен, шул паспортны күрсәтеп, гонорар ала идем. Шик белдерүче күренмәде, фотосурәткә ныклап күз салучы булмагандыр, күрәсең.

Ни кызганыч, Җәүдәт абыемның гомере генә фаҗига белән тәмамланды. Хәрби очучы буларак, вертолеты белән Россия күгендә янып һәлак булды ул. Аңа нибары 24 яшь тирәсе иде... Сугыштан сул кулын югалтып кайткан фронтовик әтием бу югалтуны бик авыр кичерде, саташу зәхмәтенә дучар булып, бер мәлне хәтта психбольницада да ятып чыкты. Шөкер, тиз сәламәтләнде. Әниемнең исә төннәрен: «Улы-ы-ым...» – дип кычкырып-саташып елаганнары да гел хәтердә әле.

Исемә төштеме, абыемның паспорттагы теге тыйнак кына елмаюлы сурәте күз алдыма килеп баса да, ирексездән сагышка биреләм. Бер нәрсә юата мине: Җәүдәт абыемның тормыш юлы, романтик хыяллары, мәхәббәте һәм... фаҗигасенә нигезләнеп, «Кызыл кар яугач...» дигән әдәби повесть яза алдым мин. Рухы шат булсын, дидем.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100