Безнең илдәге түрәләр ике категориягә бүленә – намуслылар һәм инде эләккәннәре.
● ● ●
Әбисе оныкчыгына Пушкин әкияте сөйли:
– Яшәгән, ди, зәңгәр диңгез буенда карт белән карчык...
– Әбием! Галкин – бабаймыни?
● ● ●
Контактта – 300 дустың. Туйда – 80. Туган көнеңдә – 10... Ә инде бәла килсә – барлыгы 2әү… Алары да әле
аның әти-әниең булыр.
● ● ●
Тормышның ачы хакыйкате: пирожки сатып, әби кеше үзенә ипилек эшләде.
● ● ●
Кызы әнисенә шалтыратып зарлана:
– Әни, минем кадеремне белмәгән ирем карабодай боткасын ашамаска тели!
– Кызым, син аның өчен пешергәндә бик тырышканыңны сөйлә!
– Аны пешерергә кирәкмени?!.
● ● ●
Барысы да халык өчен. Начар күрүчеләр өчен – күзлек. Саңгырауларга – колак аппараты. Акылсызларга – акыл өйрәтә торган Интернет...
● ● ●
– Сәләт үстерә торган уенчыклар бармы?
– IPhone 13.
– Нәрсәне үстерә ул?
– Көнчелекне!
● ● ●
Куллары бөтен нәрсәне булдыра торган берәү башы авыртучыга өйләнгән. Хәзер авыру баш кулларга тынгы бирми.
● ● ●
Табиб берәүнең колагын дәвалый.
– Рәхмәт сезгә, доктор, мин күпме тиеш?
– Ике мең сум.
– Күпме, дидегез? Җиде мең дидегезме?
– Әйе, әйе, җиде мең!
● ● ●
– Доктор, мин әллә ничә табиб янында булдым. Аларның берсе дә сез куйган диагноз белән ризалашмый.
– Кемнең хаклы, кемнең хаксыз икәнен ярып карагач белербез, алайса.
● ● ●
Әнисе кечкенә кызын табиб янына алып килә:
– Доктор, зинһар, ярдәм итегез, кызымның күзләре һәм авызы ябылмый!
Кызны карагач, табиб:
– Икенче юлы балагызның чәчен болай тарттырып үрмәгез!
● ● ●
Менә сезнең ачуыгыз килә: янәмәсе, түрәләр һәм депутатлар декларацияләрендә бары тик иске «Копейка»ларын, тагын «хрущёвка» дип аталган фатирларын гына күрсәтәләр, ә үзләре шәхси самолетларында Зәңгәр диңгезләргә очалар.
Бу, чынлап та, дөрес. Декларациядә бит эшләп алган акчалар гына языла.
● ● ●
Укытучы имтиханда борчылып утыручы студенттан сорый:
– Сез нигә шулкадәр дулкынланасыз, әллә минем сораулардан куркасызмы?
Студент:
– Юк, мин үземнең җавапларымнан куркам!
● ● ●
– Хөрмәтле әфәнде, сәгать сатам, алыгыз әле! Бу – Швейцария сәгатьләренең төгәл копиясе!
– Бирегез. Менә сезгә Рәсәй акчаларының чын копиясе!
● ● ●
– Ничек өч программист бизнес оештыра ала?
– Берсе вируслар яза, ә икенчесе – антивируслар.
– Ә өченчесе?
– Бөтенесе эшли торган операцион система...
● ● ●
Командировкага китәр алдыннан хатыны иренә көненә бер генә мәртәбә булса да гөлләргә су сибәргә кушкан.
Гөлләргә явым-төшем нормасы хатыны кайтып керер алдыннан – ярты сәгать калгач төшкән.
● ● ●
Түләүле клиниканың элеккеге табибы военкоматка урнашкан. Бер атна да үтмәгән, куганнар моны – барлык призывниклар каты авыручы булып чыккан, аларны кичекмәстән озак дәваларга һәм кыйммәтле дәвалау курсы үтәргә тиешлеге ачыкланган.
● ● ●
● Өйләнгән ир һәрчак салкын акыллы була, чөнки аның өйләнү турында уйлап баш катырасы юк.
● Яшьлек – олыгаеп килүчеләр өчен зур җитешсезлек.
● Әгәр ирләр хатыннардан җитдирәк күренсәләр дә, бу – киемнәре караңгырак төстә булу аркасында гына.
● Юләрлекләр ясарга курыкмаган кеше үзен яшь дип саный ала.
● Хатын белән бәхәстә җиңүнең бердәнбер ысулы – аны башламау.
● Хатын-кызның шиге шиксез фактлардан төгәлрәк.
● Өметкә өйләнәләр, вәгъдәгә кияүгә чыгалар.
Башыңа кирәкмәсә...
Сибгат ага Хәким Казандагы аулак урамнарның берсеннән җәяүләп бара икән. Аның «Башка берни дә кирәкми» дигән яңа җырының яңгырый башлаган чагы (Мансур Мозаффаров музыкасы). Хисчән шагыйрь, үзе дә сизмәстән, җырның көен һәм сүзләрен үзалдына көйләп-җырлап бара:
Башка берни дә кирәкми –
Үзем чапкан печәннәрне...
Шулвакыт ике яшүсмер егет, аның бу сүзләрен тыңлаганнан соң:
– Ә-ә, шулаймыни, башыңа берни дә кирәк булмаса, бүрегеңне салдырып китәбез... – диләр дә җыр авторының затлы бүркен чәлдереп качалар! Ә урамда өрфиядәй җиңел кар бөртекләре ява...
Сүзендә тормый...
Юморист Шәүкәт Галиевнең Татарстан китап нәшриятында баш редактор булып эшләгән чагы. Көннәрнең берендә аның эш бүлмәсенә Нәби Дәүли – атаклы «Яшәү белән үлем арасында» дигән китап авторы килеп керә. Кулъязма папкасын өстәлгә китереп сала да әйтә икән:
– Шәүкәт энем! Картайдым, гомер азагына җиттем, инде бүтән язып та булмас. Соңгы китабым булыр бу. Менә шуны алдагы ел темпланына кертсәгез иде.
Шагыйрь, калын күзлек пыялалары аша елмаеп, болай дигән:
– Нәби ага, сез ел саен шулай дип вәгъдә итәсез, ләкин бер дә сүзегездә тормыйсыз...
Икесе дә рәхәтләнеп көләләр.
Шат күңелле керәшен
Нарат урманлыгында «ИДЕЛ» яшьләр лагеренда яшь иҗат көчләренең республика семинары барган көннәр. (Хәзер мондый чаралар яшьләрнең төшенә дә керми!) Ашханәдән чыктык та, без, берничә язучы, шәмдәй төз наратлар, шулар янәшәсендәге эскәмияләр рәтеннән барабыз. Бер-бер әкәмәт эзләргә яратучан Марсель Галиев, язарына азык эзләп, маңгаена уч төбе чаклы белдерү кәгазе ябыштырылган эскәмия каршына килеп тукталды. Шуны укыды да, очынып-куанып, Гәрәй Рәхимне (паспортындагы чын исеме – Григорий Родионов) үзе янына чакыра:
– Күр әле, Гәрәй, сине онытмаганнар! Акка кара белән «О, керәшен, о!» дип язып куйганнар...
Гәрәй Рәхим теге язуны укыды да, киң елмаеп, каләмдәшләренә таба борылды:
– Күрәсезме, егетләр, мине монда да бик яхшы беләләр икән! Ышанмыйсызмы, укыгыз әнә...
Кәгазь кисәгенә: «Осторожно – окрашено!» дип, эре хәрефләр белән язылган иде.