Өмет җебе өзелмәсен...
Мин хәзер тормышта иң мөһиме нәрсә икәнен бик яхшы беләм, гәрчә бу бик авыр сабак булса да. Яраткан кешем үлем белән яшәү арасында тартышты...
Нишләп бу хәл нәкъ менә аның белән булды соң?!
Ул каһәр суккан көнне Рәмзил эшенә скутерда барырга булды. Иремнең анда йөргәнен яратып бетермәдем мин.
«Болай итеп йөрүләр миңа синең белән очраша башлаган вакытны хәтерләтә...» – дип елмайды ул миңа.
Нәрсәсенә каршы киләсең инде монда? Ул вакытларны искә төшергәндә, үземнең дә күңелем җилкенеп куя. Рәмзилнең бәхеттән балкыган күзләре, озаклап серләшеп утыруларыбыз, бер-беребезне күбрәк белү, ачу мизгелләре, курку һәм соклану, беренче тапкыр кыюсыз гына кагылулар, ә соңыннан икебезне дә бөтереп алган дәрт-ярату өермәсе...
«Ну, Рәмзил, бала-чага булма инде, тапкансың тагын... – дип иремне кире күндерергә тырыштым. – Тапкансың вакытын, урамда яңгыр ява, пычрак. Костюмыңа ләпек (пычрак) чәчрәп бетәр. Ул кыяфәтең белән офиска ничек барырга җыенасың? Джинс чалбар белән дә бара алмыйсың, бүген заказчик белән очрашасың бит», - дидем мин.
«Кояшым, борчылма инде шулкадәр! Бөтен суларны да әкрен генә үтеп китәрмен!» – дип көлде Рәмзил.
Һәм китте. Шундый инде ул минем Рәмзилем – бер әйткән икән, эшләми туктамый. Ә менә кире күндерәсе калган шул! Бәлки ул вакытта берни дә булмас иде. Яки бөтенләй ул турыда сүз кузгатасы калмаган. Алайса бәлане үзем юрап китергән булып чыгам бит.
Менә инде хастаханәдә ике сәгать утырам, уйлыйм да, уйлыйм... Аркам оешып катты, муеннарым авырта башлады. Әмма берәрсе чыгып кит, ял ит дип әйтсә дә мәңге ризалашмаячакмын.
Бары тик басып бераз йөреп килергә, гәүдәне язып алырга гына кирәк. Әкрен генә торып бастым, тәрәзә янына килдем. Яңгыр явып тора, нәкъ теге көндәге кебек... Тукта, хәзер яңгыр яуган саен, уйларым белән үткәннәргә әйләнеп кайтачакмынмы һәм үземне каһәрләп теге фаҗигане кабат баштан уздырачакмынмы? Беркайчан да, берни дә үзгәрмәс микәнни?
Күземә яшьләр тыгылды. Аларны яңакларым буйлап сыпырып төшердем дә, соңгы айлар эчендә гадәтигә әйләнеп беткән урындыгыма барып утырдым. Һәм теге көнне иртән Рәмзил әйткән һәр үзне, аның һәр ымын кабат уйлап, башта әйләндерә башладым. Һаман да үз гаебемне эзләдем. Бәлки ул киемен пычратмас өчен тырышкандыр һәм чаттан килеп чыккан машинаны шуңа күрмәгәндер? Бу газаплы уйлар башта өермә кебек бөтерелә, бөтен хәлне ала, йончыта иде.
«И Аллам, дүртенче ай ята бит инде», - дип уйладым мин.
Әле бит кайчан гына ике бүлмәле фатирыбызга куанып йөрдек, машина алдык, чит илгә ялга барырга уйлаган идек. Ә хәзер...
Авыр уйлардан арынырга теләгәндә, башымны як-якка селкеп алдым. Һәм үз-үземә әмер бирдем: «Җитте! Борынны салындырырга, бирешергә ярамый! Көчле булырга кирәк!» – дидем.
Рәмзил авариягә эләккән көнне мин очып диярлек травмотология бүлегенә килеп җиттем.
Ашыгыч ярдәм машинасы кайтып җиткәндә кабул итү бүлегендә көтеп тора идем. Алар артыннан йөгердем, табиблар күтәргән носилкада канга баткан, яраланып беткән ниндидер чит ир-ат ята иде. Аның янында тыз-быз табиблар чабыша башлады, аларга комачауламас өчен миңа стенага таба китәргә туры килде.
Барысы да томан эчендәге кебек иде. Авариядә зыян күргән кешеләрне алып килделәр, ниндидер кешеләр кереп-чыгып йөрде. Өлкән яшьтәге бер хатын илереп елый... Аны урындыкка утырттылар, кемдер су алып килде...
Ниһаять, кемдер минем җилкәмә орынды. Дертләп куйдым, борылып карагач, олы яшьтәге табибы күрдем. Ул Рәмзилнең баш сөяге һәм миенә зыян килгәнен әйтте, әле аннан соң да тәфсилләп нәрсәләрдер сөйләде, әмма мин аны аңларлык хәлдә түгел идем. Бер генә нәрсәне анык аңладым: минем Рәмзилем яшәү белән үлем арасында иде...
«Хәзерге вакытта ирегез аңсыз. Аңына килү, исән калу шанслары бик аз...» – диде табиб башын иеп.
Мин тынып калдым.
«Сезне алдыйсым, ышандырасым килми, - дип йомшак кына өстәде табиб. - Сезнең ирегез тирән комада һәм аңа...»
«Аны аппараттан аерырга мәңге рөхсәт бирмәячәкмен!» – дидем табибка башлаган сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмичә.
«Бу хакта сүз дә юк», – диде доктор.
«Мин монда, ирем янында калам!» – дидем каты гына, бернинди каршылыкка да юл калдырмыйча. Бу минутта үземнең тәвәкәллегемә һәм кыюлыгыма үзем аптырап калдым.
Каян гына килеп чыктылар?! Элек мине теләсә нинди вак-төяк чыгырымнан чыгара ала иде. Берәр нәрсә барып чыкмаса, куркудан кулларым калтырана, аякларым мамыкка әйләнә. Мондый минутларда Рәмзил мине кочагына алып тынычландыра иде. «Куркак куяным минем... Борчылма инде, бар да яхшы булачак. Теләсә нинди проблеманы хәл итеп була», - дип әйтә.
Һәм менә шулай үзем дә көтмәгәндә тимер кебек ныклык... Истәлекләрдән арынып, иремнең аңсыз гәүдәсен каплап торган юрганны рәтләп куйдым. Кайчандыр ул шундый көчле, җитез иде. Ә хәзер мин Рәмзилне юындырам, аркасын сөртәм, урын-җирен алмаштырам, бәләкәй бала караган кебек карыйм. Нянялардан өйрәндем. Табиб-ребилитологның нәрсәләр эшләгәнен күзәттем, иремне карарга тырыштым, сабыр гына аның аяк һәм кул бармакларын бөгәм.
«Син кабат йөри алсын, мине кочаклый алсын өчен, матурым!» – дип үҗәтләнеп уйлыйм.
Рәмзилнең тереләчәгенә миннән башка беркем дә ышанмады. Беренче вакытларда хәлебезгә керергә тырышкан дуслар, туганнар, танышлар әкренләп юкка чыга торды. Авыру бик озакка сузылды шул. Хәтта кайнанам да мине үзем турында уйларга күндерә башлады.
«Кызым, Алсу, мин сиңа бик рәхмәтле! Рәмзилгә ярдәм итеп булмыйдыр инде... Ә син әле яшь, чибәр... – диде миңа кайнанам берсендә хастаханәгә килгәч. – Үзең турында уйла, кызым! Тормышың алда...» – диде.
«Әни, Рәмзил уяначак, аңына киләчәк. Менә күрерсең!» – дидем мин тыныч кына аны кочаклап.
«Кайчан эшкә чыгарга уйлыйсың соң. Вакыттыр инде...» – дип сорады якын дустым Миләүшә.
«Әле җыенмыйм. Минем урыным монда һәм син моны яхшы беләсең. Аннан күз күрер...» – дидем аңа.
«Ә нинди акчага яшәргә җыенасың соң син? – дип аптырады ул. – Табиблар да... Рәмзил монда болай гына ятмый бит, әле аерым палатада. Моның ничек эшләнгәне сер түгел инде...» – диде Миләүшә.
«Миләүшә!» – дидем аңа шелтәле караш ташлап. Әмма күзләрендә мине үпкәләтү теләге булмавын күргәч, аңлаттым.
«Машинаны саттым. Күпмедер вакытка җитәчәк. Яшәргә дә, табибларга да, аерым палатага да. Аннан Рәмзил аңына килгәч, эшкә чыгармын. Һәр проблеманы чишеп була, - дидем мин ахырда Рәмзилнең яраткан сүзләрен өстәп. – Ике бүлмәле фатирны сатып бер бүлмәлене алырга була...» – дидем.
Дустым авыр сулап куйды.
«Вәт, оптимист син, Алсу... Синеңчә бу бердәнбер дөрес карармы? Син ышанасыңмы?» - диде Миләүшә.
«Ышанам!» – дидем.
«Ә әгәр дә... – Миләүшә иреннәрен тешләде һәм тынып калды. – Кычкырып әйтәсе дә килми инде... Әмма синең өчен яхшы булсын дим... Син яшь бит әле! Бөтен гомереңне хастаханә ятагы янында уздырырга җыенасыңмы?» – диде Миләүшә.
«Рәмзил комадан чыга алмас дип әйтмәкче буласыңмы? – дип коры гына очрадым. – Чыгачак, менә күрерсең!» – дидем.
«Каян белә аласың соң?» – диде Миләүшә.
«Сизәм» – дип кыска гына җавап бирдем һәм минем бу сүзем дөрес иде.
Нәкъ менә могҗизага ышану миңа шушы озын-озак айларда ярдәм итте дә инде. Көчсезлек минутлары, ару, башкаларның ышанмавы көчне алып кальядан чыгарса да, мин үзебезнең бәхетле чакларны кабат-кабат искә төшереп киләчәгебез турында уйладым. Иремә ул яраткан сәяхәт турында китапларын укыдым. Рәмзил балачагыннан ук дөнья гизәргә хыялланган, ә соңыннан ул безнең уртак хыялга әйләнде, үзенә күрә бер маяк, юл күрсәткеч иде.
Урамда караңгы төште. Авырулар янына керү вакыты төгәлләнде һәм коридорда тынлык урнашты. Мин өйдән алып килгән өстәл лампасыз кабыздым. Башта ул безнең йокы бүлмәсендә тора иде, ә хәзер хастаханә безнең өебезгә әйләнгәч, лампаның да урыны монда.
Иремә Прага турында китап укый башладым. Рәмзил бу шәһәрне күрергә хыяллана иде. Үзем аның белән сөйләшәм. Әгәр берәрсе палатага килеп керсә, гаҗәпләнер иде. Әмма миңа үзем өчен дә, Рәмзил өчен дә сөйләшү гадәти хәлгә әйләнде. Нәкъ менә шушы миңа ирем белән элемтәне өзмәскә ярдәм итә. Мин урындыгымны караватка якынрак тарттым да, иремнең кулын тоттым һәм китапны кычкырып укуымны дәвам иттем.
Бераз вакыттан шәфкать туташы кереп чыкты, аппаратураны тикшерде. Соңыннан тагын берсе кереп кирәк әйбер юкмы дип сорады. Мин «юк» дигәнне аңлатып баш кактым һәм укуымны дәвам иттем, гәрчә кызганулы карашлар күңелне кыра иде.
Бер атна элек табибның әйткән сүзләре искә төште.
«Ирегез комадан чыкса да,ул йөри алмас мөгаен. Аның баш мие бик нык зарарланган», - диде.
«Никадәр нык зарарланган?» – дип сорадым.
«Әйтүе авыр, мәсәлән, ул сезне танымаска мөмкин...» – диде табиб.
«Әкият бу, Рәмзил мине таныячак, мин беләм!» – дидем.
«Сезнең ышануыгыз бик яхшы. Без кулдан килгәннең барын да эшлибез. Ләкин кайбер нәрсәләргә аек акыл белән карарга, фактлар белән килешергә кирәк», - диде табиб күзләремә карамаска тырышып.
«Ирем аңына киләчәк һәм мине таныячак», - дип үҗәтләнеп кабатладым табибның күзләренә туп-туры карап.
Шуннан соң ул башка бу темага әйләнеп кайтмады. Ә берсендә палатадан чыгып барганда, шәфкать туташларының мине сөйләгәннәрен ишетергә туры килде.
«Бигрәк чибәр, яхшы үзе! Нинди фаҗига бит...» – диде берсе.
Елап җибәрәсем килде, әмма үз-үземне кулга алдым. Теләсә нәрсә әйтсеннәр. Ирем барыбер аңына киләчәк! Вакыт кына кирәк... Берсендә Рәмзилгә энесе Динарның туй фотоларын күрсәтергә җыенган идем. Мине дә туйга чакырганнар иде, әмма мин бармадым. Динар башка шәһәрдә яши, шулай булгач миңа иремне берничә көнгә калдырып торырга туры киләчәк иде. ә ул шушы вакытта аңына килсә? Яшьләр миңа үпкәләмәде, хәтта туй фотоларын туплап альбом да җибәрделәр.
«Кара әле, матурым, бигрәк гүзәл пар бит, - дип мин альбомны Рәмзилнең йомык күзләренә таба китердем. – Күрмисеңме? Ярар, алайса ишетерсең. Мин сиңа сөйлим, яме. Менә туй фотлары. Яшьләр үбешә. Барысы да бии. Харис абый белән Зәйтүнә апа...»
Шул мизгелдә палатага профессор, бүлектәге берничә доктор һәм безнең палатадагы авыруларны караучы табиб килеп керде. «Обход башланды бугай», - дип уйлап куйдым.
«Сез бу бүлмәдәге кешеләрнең берәрсен таныйсызмы?» – дип сорады табиб күзләрен йомып яткан иремнән, әмма шул ук вакытта үзе текәлеп миңа карап тора иде. Күрәсең, минем истерика башланыр дип курка иде.
Медиклар барысы да Рәмзил караваты янына җыелды. Кинәт... Мин катып калдым... Чын микәнни?! Күпме көттем бит, ә хәзер үзем ышана алмый торам! Рәмзилнең минем кул белән капланган бармаклары селкенеп куйды...
Кулымдагы альбом идәнгә шуып төште.
«Әйдә инде, кадерлем! Тагын бер генә тырышып кара, - дип сорадым мин, иремнең кулын ныграк кысып. Һәм Рәмзил миңа җавап бирде... Сизелер-сизелмәс кенә.
– Ул кулын селкетә! – дип кычкырып җибәрдем мин.
Дәвалаучы табиб минем янга килде, иңнәремнән кочып алды да, колагыма пышылдады:
«Сез нәрсә инде, үскәнем! Тынычланыгыз! Алай була алмый, тынычланыгыз...» – диде.
«Күземә генә күренәдер дисезме әллә? – дидем коры гына һәм аның кулларыннан ычкынырга теләп, иңнәремне сикертеп куйдым. – Алайса үзегез эшләп карагыз», - дидем дә табибның учын Рәмзилнең бармакларына куйдым.
Табиб аптырап бер миңа, бер профессорга, аннан тагын миңа карады.
«Чынлап та... – диде ул гаҗәпләнеп. – Дежур шәфкать туташын чакырыгыз, - диде миңа карап. – Һәм ишек артында көтеп торыгыз, без сезне чакырырбыз. Болай борчылмагыз инде», - диде табиб.
Белмим, коридорда күпме басып торганмындыр. Ниһаять, палатага чакырдылар. Кердем... Йә Аллам! Рәмзилнең күзләре ачык иде! Ул түшәмгә карап ята. Аның янына килдем, йөзенә карадым. Күз карашларыбыз очрашты... Һәм шул мизгелдә үзем дә сизмичә, елап җибәрдем. Ул мине хәтерли!
«Сез берәрсен таныйсызмы? – дип кабат сорады табиб. – Без бит барыбыз да халаттан, пациентның күз күреме ничек булуын белмибез. Бәлки ул ак таплар гына күрәдер...» – дип аңлатты.
«Рәмзилем, күз нурым! Кайт! – дип ялвардым күңелемнән. Бик авырлык белән генә иреннәрен кыймылдатып ниндидер сүз пышылдады һәм аңлап минем күзләремә карады. мин тәгаен аңладым: ул мине күрә һәм белә иде.
«Нәрсә әйттегез?» – дип аңа таба иелде табиб
«Алсу! Ул Алсу дип минем исемне әйтте. Ул мине таный!» – дидем мин тынгысызланып.
Бу чыннан да могҗиза иде. беркем дә ышанмады, әмма иремнең комадан чыгачагына мин бер мизгелгә дә шикләнмәдем.
Хәзер Рәмзил реабилитация уза, сөйләм һәм атлап йөрү белән әле дә шактый зур проблемалары бар. Әмма иң авырын җиңә алгач, шуны гына әйтә алам: калганнарын да җиңә алачакбыз. Иң мөһиме – без бергә һәм барысы да яхшы булачагына ышанабыз. Иң якын кешең белән иңгә-иң булудан да мөһиме бармы соң? Һәр көн иртән уянгач, «Хәерле иртә, матурым!» дип әйтә алу нинди зур бәхет икән!