Өмет – декреттагыларга һәм тоткыннарга: кадрлар кытлыгын ничек хәл итәргә җыеналар?
Татарстанда кадрлар кытлыгы артуын дәвам итә,һәм бүгенге хезмәт базары – ул эшсезләр түгел, ә эш бирүчеләр ярминкәсе. Яшьләр, яхшы хезмәт хакы тәкъдим ителсә дә, сәнәгать предприятиеләренә барырга теләми. Кадрлар кытлыгы мәсьәләсен чишү өчен, җитди сәбәпләр аркасында эшләмәүчеләрне эшкә җәлеп итү турында уйлыйлар.
Эшсезләр аз, эш күп
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы коллегиясендә аның башлыгы Эльмира Зарипова 2023 ел нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстанда гомуми һәм теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе республиканың яңа тарихында иң түбәне булып чыкты – 2 һәм 0,21 процент. Бу хакта «Республика Татарстан» сайтында Фәридә Якушева яза.
Гомумән алганда, Татарстан буенча 1 эшсезгә 12 вакансия туры килә, ә кайбер районнарда – берничә тапкыр күбрәк. Мәсәлән, Алабугада – 194, Лаеш һәм Яшел Үзәндә – 66 һәм 45. Зарипова сүзләренә караганда, кадрларга кытлык бигрәк тә сәнәгать (12 мең вакансия), төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык (5,1 мең), транспорт (3,5 мең), сәламәтлек саклау (2,4 мең), мәгариф (1,6 мең) тармакларында күзәтелә.
Кадрлар кытлыгының объектив һәм субъектив сәбәпләре бар. Мәсәлән, 1990 еллардагы демографик упкын – шуның аркасында илдә 30 яшьлекләр буыны аз. Өстәвенә, бу буын һәм алардан яшьрәкләр, гадәттә, җиңел хезмәтне максат итеп куялар.
Яшьләр арасында эшче һөнәрләренең абруен күтәрү өстендә ил җитәкчелеге 1 ел гына эшләми, әмма әлегә әллә ни уңыш күренми.
Хәзерге вакытта үсеш алучы сәнәгать предприятиеләре хезмәт ресурслары өчен көрәш формаларын үзләре эзләргә һәм хезмәткәрләренең мотивациясе турында да үзләре уйларга мәҗбүр. Аларны югары хезмәт хакы белән генә түгел, ә өстәмә социаль гарантияләр белән дә җәлеп итәләр.
Мәсәлән, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, Чаллы «КамАЗ»ы, Казанның «Радиоэлектроника» оешмасы хезмәткәрләренең эш урынына бару чыгымнарын үз өстенә алган. КМПО, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, Казан вертолет заводы, «КВАРТ» резинотехника эшләнмәләре заводы эш көне вакытында туклану өчен компенсация түли. Кайбер предприятиеләрдә эшчеләргә торак мәсьәләсен хәл итүдә дә ярдәм итәләр: тулай торак бирәләр, арендага алынган торак өчен түләүне компенсациялиләр, торак кредитлары буенча процентлар түлиләр, аренда йортлары төзиләр.
Тәмәке тарту, кәрәзле телефоннардан файдалану тыелганга күрә… эштән китәләр
Соңгы вакытта җитештерү күләме сизелерлек арткан Казан дары заводы – кадрларга бик мохтаҗ булганнарның берсе. Ул актив рәвештә кадрларны җәлеп итеп, төрле юллар белән аларны тотып торырга тырыша. Биредә хезмәткәрләрне эш урынына алып киләләр һәм кайтарып куялар, торак арендасы өчен 10 мең сум күләмендә өстәмә түләү билгеләнгән, шулай ук яңа һөнәрләр үзләштергән өчен өстәмә түлиләр, даими рәвештә хезмәт хакын арттыралар, мәҗбүри еллык медицина тикшерүенә өстәмә рәвештә сәламәтлек скрининглары үткәрәләр. Предприятие хезмәткәрләренең 92 проценты закон нигезендә мобилизациядән бронь алган, ә 64е армиядән кичектерү алган.
Предприятиенең кадрлар бүлеге агитация өчен барлык мөмкин булган мәгълүмат чараларын куллана – рәсми элемтә каналларыннан һәм массакүләм мәгълүмат чараларыннан алып хезмәткәрләренең социаль челтәрләрдәге битләренә кадәр. Алар 150 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итә.
Республика Хезмәт министрлыгы коллегиясендә катнашкан Казан дары заводы директоры Александр Лившиц «РТ» хәбәрчесенә хезмәткәрләрнең барысы да андый хезмәт хакы алмавын әйтте.
– Төп һәм ярдәмче производство эшчеләренә без 70 меңнән 130 мең сумга кадәр, осталарга 150 мең сумга кадәр түлибез, – диде ул.
Бүгенге көндә дары заводында 2780 кеше эшли – соңгы 2 елда аларның саны 685 хезмәткәргә арткан. Шулай да, кадрлар кытлыгы саклана. 2024 елгы җитештерү программасын үтәү өчен 800 кеше кирәк, ә кадрлар агымын исәпкә алып – 1500 кеше. Эшчеләр дә, югары белемле инженер-технологлар да кирәк.
Предприятиедәге кадрлар агымын директор ничек бар шулай аңлатты:
– Дары заводы – ул режимлы объект, монда тәмәке тарту, кәрәзле телефоннардан файдалану тыела, хезмәт дисциплинасын төгәл үтәү сорала, эш темпы югары, хезмәт шартлары зарарлы һәм авыр. Бөтен кеше дә мондый шартларга түзә алмый. Бүген потенциаль эш эзләүчеләр маркетплейс, фриланс, дистанцион эш, офисларда эшләүне өстен күрә. Яңа кабул ителгән хезмәткәрләр арасында шундый ук керемле, әмма уңайлырак шартларда эш табучылар да була. Бу – безне персоналны җәлеп итү һәм тотып тору өчен гел эш алып барырга мәҗбүр итә.
Коллегиядә Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Андрей Пудов, Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов, шулай ук Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллинның булуыннан файдаланып, Александр Лившиц түбәндәге тәкъдимнәрне җиткерде::
– «Энергия белән туендырылган материаллар һәм эшләнмәләрнең химик технологиясе» белгечлегенә абитуриентларны җәлеп итү өчен оборона белгечлекләре һәм ябык профильле юнәлешләр буенча белем алучы студентларга стипендияне берничә тапкыр арттырырга кирәк (бүгенге көндә база стипендиясе күләме 1950 сум тәшкил итә). Казан милли тикшеренү технология университетында һәм шул юнәлештәге башка югары уку йортларында укучы өлкән курс студентларын ОПК предприятиеләренә җәлеп итү өчен – предприятиеләрдән стипендияләр түләүне һәм бу предприятиеләрдә 3 елга кадәр эшләүне тәэмин итү.
Өмет – декреттагыларга һәм тоткыннарга
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы әйтүенчә, икътисадның реаль секторы кадрлар җитмәү проблемасын хәл итәргә ярдәм итә алырлык максатчан укыту мөмкинлегеннән тулысынча файдаланмый.
– Гомумән алганда, республика буенча максатчан заказ буенча 2934 уку урыны бүлеп бирелгән, аларга 1 294 студент кабул ителгән, бу – 44 процент. Җиңел сәнәгать предприятиеләре бу мөмкинлектән файдаланмый (резервланган урыннар булып та, кабул ителүчеләр юк). Машина төзелеше предприятиеләре – 31 процент, IT-сектор – 33 процент, химия сәнәгате – 43 процент, төзелеш – 46 проценттан гына файдаланган, – диде Эльмира Зарипова һәм эш бирүчеләрне бу механизмны активрак кулланырга чакырды, өстәвенә, кабул итү кампаниясе вакытында түгел, ә яшьләр әле мәктәптә укыганда ук максатчан эш башларга кирәк.
Министр фикеренчә, кадрлар кытлыгын каплау өчен тагын бер ресурс – ул җитди сәбәпләр аркасында эшләмәүче эшкә сәләтле халык. Мәсәлән, Татарстанда 52,6 мең декретта утыручы бар. Менделеевскидагы «Өй янындагы эш» җитештерү мәйданчыгы мисалында, аларны эшкә җәлеп итәргә була, ди министр. Анда «КамАЗ», «НЕФАЗ» һәм башка автозаводларга автомобиль чыбыклары җитештерү буенча 100 эш урыны булдырылган. Бу эшкә декретта утыручыларны җәлеп иткәннәр, алар өчен махсус укулар оештырылган һәм сыгылмалы график тәкъдим ителгән.
Шулай ук эшкә сәләтле, әмма икътисади яктан актив булмаган халык категориясенә инвалидларны караучы гражданнар (78 мең), эшләмәүче, әмма хезмәткә сәләтен саклаучы инвалидлар (78 мең), вакытыннан алда пенсиягә чыгучылар (66,4 мең), ирегеннән мәхрүм итү урыннарында булган кешеләр (3,7 мең) керә. Зарипова фикеренчә, аларны икътисадның реаль секторына җәлеп итү бик мөһим, чөнки демографик фаразлар буенча, 2030 елга эшкә сәләтле халыкның иң актив өлеше саны республикада 67 меңгә кимиячәк (1 481 мең кешедән 1 414,1 меңгә кадәр).