Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Оҗмах кошы бул, сабыйкай!» – махсус операциядә һәлак булган Нияз турында

news_top_970_100
«Оҗмах кошы бул, сабыйкай!» – махсус операциядә һәлак булган Нияз турында
социаль челтәрләр

19 апрельдә Нармонка авылында, Яңа урамы, 1нче йорт адресы буенча махсус хәрби операция барышында һәлак булган Нияз Сираҗетдинов белән хушлашканнар.

Нияз 1994 елның 14 июнендә Нармонка авылында туган. Хәрби биремне үтәп, ант итеп, 2023 елның 18 февралендә хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган.

«Ул һәрвакыт безнең өчен батырлык һәм кыюлык үрнәге, үз бурычына тугрылык үрнәге булачак», – дип яза «Авангард Тетюши» төркеме.

«Балакай, урыны оҗмахта булсын, әти-әнисенә, туганнарына Аллаһ сабырлыкларын бирсен», «Бик кызганыч, сөйләп-аңлатып булмый. Күпме яшьләр харап була. Урыны оҗмах түрләрендә булсын», «Оҗмах кошы бул, сабыйкай», «Бу балаларның ата-аналары да бик яшь бит әле, күпме күз яшьләре түгеп яшәргә кирәк», – дип язганнар комментарийларда.

20 апрельдә Иске Пенәгәр мәктәбе янында Донбасс җирендә батырларча һәлак булган Фәнил Хисмәтуллин белән дә хушлашканнар, аның хөрмәтенә мәктәптә мемориаль такта куйганнар, дип яза «Иске Пенәгәр авылы» төркеме.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100