news_header_bot
Язманы тыңлагыз

"Олысы әле хырылдый иде". Уралда янгын өч баланың гомерен өзгән

"Олысы әле хырылдый иде". Уралда янгын өч баланың гомерен өзгән

news_top
"Олысы әле хырылдый иде". Уралда янгын өч баланың гомерен өзгән
Чиләбе өлкәсенең Нововарламово авылында яшәүче гаиләгә кайгы килгән - өч балалары янгында һәлак. Бу хакта Лайф.ру яза.

Күршеләре журналистларга фаҗиганең ничек булганын сөйләгән.

Әтиләре бу вакытта эштә булган, ә әни кеше иртән сыер саварга чыгып киткән. Балалар бу вакытта йоклаган.

- Күршеләр кара төтен чыкканын күргән. Ирем шунда чыгып чапкан. Ишекне ачса - эчтә кара төтен, бөтен нәрсә яна, эри, - дип сөйләгән ул.

Ир кеше кире киткән һәм юлда янгын чыккан йорт хуҗасын очраткан.

- Синең өең яна, чаптык әйдә. Өйдә кеше бармы? - дип сораган ул.

- Юк, Света эштә, - дигән ир кеше.

- Ә балалар? - дип сораган күршесе.

- Шул мәлдә ир нинди фаҗига булганын аңлап алган. Алар янган йортка таба йөгергән, балаларны алып чыкканнар. Кечкенә ике бала инде үлгән булган, ә олысы әле хырылдаган тавышлар чыгарган. Алар балаларны уятырга, терелтергә азапланды, әмма соң иде инде, - дип сөйләгән күрше хатын журналистларга. 

Һәлак булган кечкенә кызга быел җәй ике яшь туласы булган, олы балага алты яшь булган.

Фаҗига факты буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар