news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Олылар өйдә булмаганда янгын чыккан: ике бала үлгән, берсе авыр хәлдә

news_top

Уссурийскида Полушкин урамындагы күп фатирлы йортта коточкыч фаҗига булган. 1 ноябрь төнендә фатирларның берсендә янгын чыккан. Бу вакытта өйдә 6 айлык, 2 һәм 3 яшьлек өч кечкенә бала гына булган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр ишекне ватып ачарга мәҗбүр була. Төтенле фатирда алар аңсыз хәлдәге 3 баланы таба. Сабыйларны шунда ук «ашыгыч ярдәм» табибларына тапшыралар, әмма 6 айлык һәм 2 яшьлек баланы коткарып кала алмаганнар. 3 яшьлек бала ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган. Аның хәле авыр, сабыйны үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырганнар.

Билгеле булганча, балалар өйдә үзләре генә булган. Аларның әти-әнисе кайда булуы һәм балаларны ни өчен үзләрен генә калдырулары билгесез.

Моннан тыш, коткаручылар подъезддан тагын 4 кешене, шул исәптән 1 баланы эвакуацияләгән.

Якынча версия буенча, янгынның сәбәбе балаларның ут белән шаяруы булырга мөмкин. Фатирда көл савытлары һәм зажигалкалар табылган. Янгыннан бүлмәләрнең берсендәге диванга зыян килгән.

Прокуратура әлеге эшне тикшерүне аерым контрольгә алган. Белгечләр опека органнарының эшен дә тикшерәчәк, чөнки бу – имин булмаган гаилә саналган. Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү белән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм хокук саклау органнары шөгыльләнә.

Приморье краеның Тикшерү комитетында янгын факты буенча җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар