Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Олыгаеп беткән әнием, ырым-шырымга ышанып, тәмам акылдан яза бугай...»

news_top_970_100

Минем әни, яше олыгая-олыгая, хорафатларга ышанып, тәмам акылдан шаша, ахрысы. Ул дөньядагы бөтен хорафатны да беләдер, мөгаен, һәм аларны үтәргә тырыша. Аның өендә ишек өстендә ат дагасы эленеп тора, тупсага басмый, кара песиләрдән уттан курыккан кебек курка...

Әле, җитмәсә, һәртөрле күз тию һәм бозым ише нәрсәләрдән дә коточкыч дәрәҗәдә курка. Песи күзе сыман ташлы булавкалар тагып йөри, атнасына бер тапкыр, фатирының бер почмагын да калдырмыйча, тозлы су белән юып чыга.

Без ирем белән кеше фатиры сатып алырга уйлагач, әни безне бик нык кире күндерергә тырышты.

«Ул фатирда кем яшәгәнен белмисез. Бәлки, анда явыз һәм бәхетсез кешеләр яшәгәндер. Шуңа үзләренең бөтен уңышсызлыкларын шушы фатир белән бергә сатып җибәрергә уйлаган булсалар?» – диде әни, безнең фикерне бер дә хупламыйча.

«Шуннан нәрсә була инде, әни?» – дидем мин.

«Нәрсә, нәрсә дип, бөтен уңышсызлыклары сезгә күчәчәк!» – ди.

«Ай, әни, ничек алай була алсын соң ул?» – дип көлдем мин.

«Ничек кенә була әле! Обойга яки иске мебельгә сихерләнгән инә кадап куялар һәм вәссәләм! Кешегә бозым керә. Юкка көләсең син, кызым, юкка. Шундый нәрсәгә ышанмыйча күпме кеше кырыла бит!» – дип сөйләде әни, бик җитди кыяфәткә кереп.

Әлбәттә, әни мине ышандыра алмады. Теге фатирны алдык без. Ремонт ясадык. Әлбәттә инде, әни төрек чәчә-чәчә сөйләгән бернинди дә инә тапмадык. Әни тынычланган кебек булды.

Шулай ук, вакыт-вакыт, өйне төрле явыз рухлардан, явыз көчләрдән чистарту өчен киңәшләр бирүеннән туктамады. Әллә нинди шәмнәр алып килде, янәсе, шуны яндырып, стена почмакларыннан йөртеп алырга кирәк икән. Өшкертелгән сулар, тозлар ташыды...

Мин боларның берсен дә кулланмадым, тик башка әнинең бу кыланмышларыннан көлмәдем дә. Тыштан ризалашкан кебек булсам да, барыбер үземчә яшәдем. Ул алып килгән бу әйберләр шкафта берәр почмакта ятса, миңа барыбер, ашарга сорамый ул, торсын шунда.

Әмма улыбыз Самат тугач, әнинең бу кыланышларына мөнәсәбәтем бик нык үзгәрде. Чөнки әни, шундук, минем баланы төрлечә сакларга тотынды.

Безгә килеп көннәр буе утыра, мин баланы фотога төшермәсен өчен саклап тора. Имеш, фото аша баланы бозалар икән. Улымны фотога төшереп интернетка кую турында бөтенләй сүз дә була алмый иде.

«Баланы бөтен кеше күрә, теләсә кем аның бәхетен урлый ала!» – дип тузынды әни.

Бала тапканнан соң минем кәефем дә, әнигә каршы чыгардык көчем дә булмады. Ирем күбрәк эштә, бала белән ярдәм итәргә кешем юк. Ә әни баланы карап торганда, мин көндез ярты сәгать булса да черем итеп ала идем.

Саматның коляскасына пәрдә элде, урамда йөргәндә баланы шуның белән каплап куя. Саматның караваты өстендә дә «песи күзе» сыман элгеч пәйда булды, ул баланы явыз көчләрдән сакларга тиеш иде...

Ярар, боларына да күз йомдым, сүз әйтмәдем. Тик бер хәл мине тәмам чыгырдан чыгарды.

Шушы көннәрдә генә әни Самат белән урамда йөрергә чыгып китте.

«Әзрәк өйдә тор, әнә күпме җыештырасы, юыштырасы бар. Син җыештырып бетерүгә, без дә кереп җитәрбез», – диде, бик кайгыртучан тавыш белән.

Мин ризалаштым.

Тик әни Самат белән кире кергәч, бала бик сәер генә шыңшый иде. Коляскасында кыбырсыды, куллары белән комбинезонының тукымасын эләктерергә теләде.

Мин аның асты юешләнгәндер дип уйладым һәм чишендерә башладым. Һәм шунда күкрәгендә вак-вак, кып-кызыл төрткеләр күрдем, әйтерсең аны ниндидер бөҗәк тешләгән иде.

Мин баланы ниндидер бөҗәкләр тешләгән дип бик курыктым һәм аны әйбәтләп карый башладым. Бернинди бөҗәк тә, борча-мазар да тапмадым. Шуннан соң баланың киемнәрен капшап карый башладым һәм бармагым ниндидер очлы әйбергә төртелде.

Кофтасын тискәре ягына әйләндердем һәм төймәләр эленгән, инәсе каптырмасыннан ычкынып киткән булавка күрдем. Моның әни эше икәнен сүзсез дә аңлашыла инде.

«Әни, нәрсә бу?» – дидем аңа кычкырудан үземне чак кына тыеп.

«Бу – күз тимәскә булавка, мин аны Саматка махсус эләктереп куйдым. Киеменә кире кадап куй», – дип боерык бирде әни.

«Әни, син акылыңдамы ул? Яңа туган баланың кай җиренә эләктерәсең? Булавка ычкынган һәм Саматның тәнен тырнап, кадап бетергән. Ә нык кадалган булса?» – дидем мин, түзә алмыйча.

«Мондый булавкадан бер зыян да булмый, әллә нәрсә сөйләмә. Бу вакытта баланы нинди күз тиюдән саклап калганын каян беләсең син? Ярасы төзәлер, перекись белән сөртеп куй да, бер дигән төзәлер!» – дип җикеренә башлады әни.

«Ярасына нәрсә сөртергә икәнен синнән башка да белермен! Башка бала янына киләсе булма, әни! Һәм ул сихер-михер әйберләреңне башка күзем күрмәсен, алып килмә безгә андый әйберләр!» – дидем.

Әни минем улыма хокук дауларга тырышып карады. Янәсе, үз оныгы белән шөгыльләнергә, аны карарга хакы бар. Әмма мин баланы башка аның кулына тоттырмадым. Ул үпкәләп китеп барды.

Безнең фатирны сакларга дип әни алып килгән бөтен нәрсәне шул кичтә үк чыгарып ташладым. Суын да ишегалдындагы куаклар төбенә түктем. Аның бу ырым-шырым әйберләреннән тәмам гарык булган идем. Киресенчә, боларны чыгарып ташлагач, өем чистарып, һавалар иркенәеп калгандай булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100