news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Олы яшьтәге ир-ат товар поезды астына эләгеп һәлак булган

Туймазы шәһәрендә 74 яшьлек ир-ат товар поезды астында калып һәлак булган. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

news_top
Олы яшьтәге ир-ат товар поезды астына эләгеп һәлак булган
Бәхетсезлек очрагы кичә килеп чыккан. Олы яшьтәге ир-ат тимер юл вокзалы каршында тиешле булмаган урында, юл аша чыккан. Поезд составы ир-атны 40 метр ераклыкка кадәр сөйрәп барган. Ир-атның үзе белән документлары булмаган.
 
Һәлак булучының шәхесен дактилоскопик мәгълүматлар базасы буенча ачыклаганнар. Ул тумышы белән Бакалы районыннан булган, Туймазыга күптән-түгел Краснодар өлкәсеннән күченеп кайткан була. Фаҗига булган көнне ир-ат кибеткә азык-төлек алырга барган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар