Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Олы улының үлеме иң куркынычы иде». Өч баласын үтергән ана ирен җеннән коткарасы булган

news_top_970_100
«Олы улының үлеме иң куркынычы иде». Өч баласын үтергән ана ирен җеннән коткарасы булган
https://sverdlovsk.sledcom.ru

26 декабрьдә Екатеринбургта 37 яшьлек Анастасия П. өч баласын үтерә. Аны шул ук көнне тоткарлыйлар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, ул 10 һәм 15 яшьлек улларын, 6 айлык кызын буып үтерә.

Сайт чыганагы белешмәсе буенча, декабрь уртасында әтиләре Вячеслав «җеннәр күрәм» дип зарлана башлый. Ул хатыныннан үзен кыйнауны сорый, имеш, шулай итеп, җеннәрне куып чыгаралар.

25 декабрьдә Анастасия иренә вакытлыча фатирдан китеп, Чиләбе өлкәсендә туганнарында яшәп торырга сорый. Кич белән хатын урамга йөрергә чыга, аннары ул балаларын үтереп, ирен җеннәрдән коткарырга карар кыла, диелә хәбәрдә.

Олы улының үлеме иң куркынычы була: хатын аның янына килә һәм ике вариант сайларга куша. Берсе – әтисе һәм җеннәр белән калырга, икенчесе – аның белән җәннәткә китәргә. Малай икенче вариантны сайлый һәм анасы билбау белән буганда каршылык күрсәтми.

Өч кешене үтергәч, Анастасия әнисе һәм туган сеңлесенә хәбәр яза, җинаятен әйтеп бирә, балаларына җеннәр керүе турында яза. Аннары туган сеңлесе полициягә хәбәр итә.

Тикшерүчеләр күп балалы ананың анализларында наркотик эзләре таба. Анастасияне үз аңында дип тапсалар, аны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Анастасия – монастырь настоятеле кызы, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 29 декабрь 2022
    Исемсез
    Үзем дә Кәтринбурдан, эш урыным да елак түгел. Безне тетрәндерде бу хәл. Бу хатын үз акылында түгел шул. Үзен генә үтергән булса бер хәл, үзе исән калып гөнаһсыз балаларын үтергән бит җүләр. Аллаһ сакласын.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100