Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Олы улы армиядә иде»: Башкортстанда өч кеше гомерен өзгән янгын суыткычтан башланган

Төнге янгында 38 яшьлек хатын, аның 44 яшьлек ире һәм аларның 5 яшьлек кызы үлә.

news_top_970_100
«Олы улы армиядә иде»: Башкортстанда өч кеше гомерен өзгән янгын суыткычтан башланган
https://www.bashinform.ru

5 октябрьгә каршы төндә Башкортстандагы Лебяжий авылында янгында өч кеше гомере өзелде. Әтисе һәм әнисе белән бергә 5 яшьлек кыз бала да янгын корбаны булды. Өйдән әбиләре генә чыгып котыла алган, олы уллары армиядә хезмәт итә. Бу турыда «Башинформ» язды.

Күрше төбәктә ир белән хатын һәм аларның нәни кызы янып үлгән, дип хәбәр иткән идек. 38 яшьлек хатын, 44 яшьлек ир-ат, 5 яшьлек бала төтен исе белән агуланган. Янгын башлангач, әби кеше өйдән чыгып котыла алган. 

Айгөл исемле волонтер сүзләренчә, хәзер әбигә ярдәм кирәк. Мәрхүмнәрне җирләү эшләрен башкарып чыгасы бар. «Мин авылның активисты, мәрхүмә хатын да активист иде. Бергә эшләдек. Гаилә һәлак булды, аларның олы ул армиядә, әбиләре Нижегородкада туганнарында торачак. Анда аның әнисе яши. Ул үзе дә шок халәтендә», — дип сөйли Айгөл.

Мәрхүмнәрнең гаиләсе яхшылар рәтендә була. «Алар авыл өчен янып йөрде, барлык җыелышларда катнаштылар. Туганнары сүзләренчә, янгын беренче каттагы суыткыч дөрес эшләмәүдән килеп чыккан. Әти-әнисе белән бала икенче катта яшәгән, әби беренче катта торган. Өйдә янгын турында хәбәр итә торган җайланма булса, алар исән калган да булыр иде», — ди бу хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100