Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олы Тәрбиттә авылдашларын соңгы юлга озаттылар: «Кызганыч, бу беренче генә югалту түгел»

news_top_970_100
Олы Тәрбиттә авылдашларын соңгы юлга озаттылар: «Кызганыч, бу беренче генә югалту түгел»

Кайбыч районының Олы Тәрбит авылында махсус операциядә һәлак булган Евгений Воробьевны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Кайбыч таңнары» газетасы яза. 

Матәм митингында район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, районның благочинные, протоиерей Николай Ермолаев, хәрбинең туганнары, авылдашлары һәм башкалар катнашты.

«Районыбыз зур югалту кичерә. Кызганычка, бу – безнең өчен беренче генә югалту түгел. Махсус операция зонасында берәүгә дә җиңел түгел, югалтулар да бар. Ватан алдындагы бурычыңны намус белән үтәдең. Махсус операция зонасында һәлак булган Евгений Воробьевның якты истәлеге авылдашлары, аны якыннан белгәннәрнең күңелендә мәңге сакланыр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән олы кайгыгызны уртаклашам. Ул үзе бүген катнаша алмады, чөнки еракта, эшлекле сәфәрдә», – диде Рәмис Хәялиев, хәрбинең балалары, әти-әнисенә мөрәҗәгать итеп. 

Евгений Воробьевны туган авылы зиратында җирләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100