Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Олы кешегә килешми дисәгез дә, сөйлим әле» — Фән Вәлиәхмәтовтан мәзәк

Җырчыны оятсызрак мәзәкләр сөйләгәне өчен тәнкыйтьләүчеләр дә бар икән.

news_top_970_100
«Олы кешегә килешми дисәгез дә, сөйлим әле» — Фән Вәлиәхмәтовтан мәзәк
Салават Камалетдинов

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов инстаграм сәхифәсенә төрле мәзәкләр сөйләп урнаштыра. Кайберләре өчен җырчыны тәнкыйтьләүчеләр дә бар икән.

«Син олы кешегә андый сүзләр сөйләп йөрү килешми дип әрләп торасыз инде. Әмма мин барыбер сөйләргә тырышам. Чөнки ничә еллар буе җыелган шаяртуларны халыкка, сезгә калдырасым килә», — дигән ул һәм чираттагы мәзәген сөйләгән.

Бер малай әтисеннән: «Әти, хатын-кыз белән ир-ат арасында нинди аерма бар ул?» — дип сорый икән.

«Менә улым, әниең 38 размер аяк кииеме кия, мин 44 үлчәм киям», — ди икән әтисе.

«Аңладым, әти», — дигән малае

«Нәрсәне аңладың? — дип сорый ди әтисе.

«Аерма аяклар арасында икән», — дигән ул.

Инстаграм дуслары җырчының бу мәзәген ошаткан - елмаю смайллары калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100