Олы Кайбычта яшәүче Алинә Хәйретдинова: «Мине тормыш сынаулары көчле итте»
Бу җиһанда хатын-кыз нәфис, нечкә күңелле итеп яратылган. Көчсез зат, диләр безнең хакта. Ай-һай, уйлап әйтәләрме икән? Алинәгә карыйм да, кайбер гүзәл затларда ирләрдә дә булмаган ныклык, ихтыяр көче булына шаккатам.
![Олы Кайбычта яшәүче Алинә Хәйретдинова: «Мине тормыш сынаулары көчле итте»](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2022/9/7/a5160b1d759fff4fdfa9dd81e94e222e.jpg)
Кечкенәдән үк физик мөмкинлеге чикле булган Алинә Хәйретдинова, хатын-кызда да көчнең җитәрлек булуын дәлилләп, авырлыкларны җиңеп яши, дип яза "Кайбыч таңнары" газетасы.
Инвалид ханым темасын күтәргәч, бу мәкаләне аның зарлануы, чит кеше ярдәменнән башка яши алмавы турында дип уйлый күрмәгез тагын. Киресенчә, әлеге язма Алинәнең бары тик үз-үзенә ышануы, беркайчан да, беркемнән дә ярдәм көтеп утырмавы, туып-үсән җире Апастан Кайбычка килеп, балачак хыялын тормышка ашыруы, җәмгыятьтә үз урынын таба алуы, әрнүле күз яшьләрен эчкә йотып, бәхет өчен көрәшүе хакында. Бүгенгесе өчен Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яши ул – янәшәсендә ныклы терәге – Фидаиле, дүрт баласы, яраткан эше бар. Хөкүмәт ярдәме белән Олы Кайбычта иркен, матур йорт салып чыкканнар. Шул йортны, бакчаны тәртиптә тотарга да, аш-су әзерләргә, балаларын тәрбияләргә дә, шигырь язарга да, кызыклы видеороликлар төшереп, аларны интернеттагы сәхифәләренә урнаштырырга да вакыт таба. Бик бәхетле ул! Ләкин аңа ирешкәнче сикәлтәле, урау юллар узарга туры килгән.
Туганда ук зур сынауга дучар була ул – параличлана. Әнисе Зөһрә апа Алинәне олыгаеп, 43 яшендә тапкан. Өч ир баладан соң көтеп алынган кыз ул. Сау-сәламәт сабый булып якты дөньяга аваз салырга тиеш була. Оча сөяге тар булуына карамастан, Зөһрә апага биш килограммга якын авырлыктагы кызын, операция ясамыйча, үзенә таптыралар. Алинә туганда җитди җәрәхәт ала.
– Сәламәтлегемдәге тайпылышларны әнием биш-алты айлык чагымда гына сизеп алган. Ул мине хәленнән килгәнчә шифа ханәләргә, тернәкләндерү үзәкләренә йөртте. Күпмедер алга китеш тә булгандыр, ләкин тулысынча савыгып булмады, миңа инвалидлык бирделәр, – диде Алинә Хәйретдинова.
Сау-сәламәт балалардан калышмый ул: агач башына да менә, коймага да үрмәли. Иптәшләре аны ничек бар, шулай кабул итә. Кечкенә чагында кимсетүле караш сизгәнен, төртмәле сүз ишеткәнен хәтерләми. Боларның барысы белән дә соңрак очраша ул.
«Балачак ямен хәмер бозды»
Шулай да, бала чагында бик күп күз яшьләрен түгәргә туры килгән. Сәбәпчесе хәмер була – әтисе көн-төн эчә, тавыш куптара, кул күтәрә, гаиләдән тынычлык кача.
– Пычак та калмады, балта да. Кулына нәрсә туры килә, әти безне шуның белән куып йөри иде. Аннан качып, куркып, печәнлектә йоклаган чаклар да, урамда төн үткәргән вакытлар да булды. Башка яшьтәшләрем җылы өйләрендә дәрес әзерләп утырганда, мин, күз яшьләремә буылып, кунарга урын эзләдем, – дип искә ала ул елларны Алинә. – Әниемне ничегрәк саклыйм, кая гына качырыйм икән, дип баш вата идем. Аның гомере өчен куркып яшәдем. Әниемнең янәшәсендә булмасам, әти аның белән берәр нәрсә эшләр кебек тоелды. Никадәр авырлыклар күрсә дә, түзде, чөнки әтине ярата иде. Ә минем сабыр савытларым тулышты. Берсендә әти әнине бик каты кыйнагач, урамга чыктым да, күккә карап, и Раббым, төзәлми икән, син аны үзеңә ал, әниемнең бу кадәр интегүенә юл куйма инде, дип ялвардым.
Ул вакытта Алинәгә алты-җиде яшьләр тирәсе була. Теләге кабул була. Аллаһы Тәгалә әтисен алардан ала. Ләкин үзенә түгел, ә бүтән гаиләгә.
– Әтинең башка хатын белән яши башлавын ишеткәч, үземне нык битәрләдем, әйткән сүзләрем өчен бик үкендем, – дип дәвам итте Алинә. – Чөнки әнием күзгә күренеп сулды, кеше ни әйтер дип кайгырды, бу хәлгә гарьләнде, үз эченә бикләнде. Әтинең шундый яшәү рәвеше алып баруында үземне гаепле итеп тойдым. Әгәр дә мин сау-сәламәт булсам, ул эчмәс тә, безне ташламас та, бәхетле гаилә булып яшәрбез кебек тоелды. Аңа озак вакыт рәнҗеп йөрдем. Ярар, гаиләдән китсен дә ди, ә безне, балаларын нигә онытырга? Барлыгыбызны да белмәвен, берничек тә булышмавын авыр кабул иттем. Баштарак үпкәм зур булса да, тора-бара кичердем мин аны. Чөнки язмышларны үзең яза алмаган кебек, әти белән әнине дә сайлап алмыйлар. Бүгенге көндә аларның икесе дә мәрхүм инде.
«Иң бәхетле көнем»
Алинәнең бала чагы тоташ караңгы көн нәрдән генә тормаган, билгеле. Сагынып искә алырлык чаклары да күп булган. Үз-үзен белә башлаганнан бирле артист буласы килгән аның. Өч яшендә беренче тапкыр сәхнәгә менгән шатлыклы көнен бүгенгедәй хәтерли. Әнисе Зөһрә апа мик рофон тотып тора, ул җырлый. Газиз әнкәсе дә матур җырлаган Алинәнең, ә әтисе гармунда уйнаган.
Әнә шулай бәйрәмнәрдә, концертларда җырлатып үстерсә дә, Зөһрә апа кызының сәнгать юлыннан китүенә каршы төшә. Сәхнәнең матурлыкны яратканын яхшы аңлый ул, аңа зәгыйфь кулы белән халык алдында чыгыш ясавы кыен булачагын әйтә. Әнисе сүзеннән чыгарга яхшысынмаган кыз, аның теләген үти – Казанда педагогия училищесында укый. Диплом ала да, әнисенә алып кайтып тапшыра. «Бу синеке, әни, минеке түгел», – ди. Алинә һөнәре буенча эш эзли башлый, ләкин балачак хыялы сүрелми, тагын да көчәя төшә. Апас мәгариф бүлегендә аңа Кайбыч районы мәктәпләренә укытучылар ки рәклеген әйтәләр.
– Күңелем бер дә бу һөнәргә тартмады шул. Район мәдәният йортына кеше кирәклеген ишеттем дә, шунда киттем, – дип сөйләвен дәвам итте Алинә Хәйретдинова. – Ул еллардагы мәдәният өлкәсендә эшләүче Рәмзия Биктаһирова һәм Гөлнар Җиһаншина белән бергәләп, шул чордагы район башлыгы Җәүдәт Гаффаров янына кердек. Җырлатып карадылар да, эшкә алдылар. Хәзер дә шунда эшлим. Бу минем иң бәхетле көнем иде. Ниһаять, кечкенәдән тынгы бирмәгән хыялым тормышка ашты. Сәхнәгә менәм бит! Ничек кабул итәрләр дип тә уйламадым. Уйларга кирәк булган икән шул...
Беренче тапкыр концертта чыгыш ясагач, үзе күрмәгәндә генә чыш-пыш килүчеләр дә, бер кулы сәламәт булмаган килеш ничек итеп сәхнәгә мендең, дип, турыдан бәреп, үзеннән сораучылар да булган. Беренче мәлдә Алинә югалып кала. Чөнки мондый әйбер белән беренче тапкыр очраша. Кайда гына булса да, моңарчы аны ничек бар, шулай кабул итәләр. Җиңел булмаса да, бу авырлыкларны үткәреп җибәрергә көч таба. Күңеленә якын алмаска тырыша, чөнки бирешү, кире артка чигенү аңа хас түгел. Болар әле «чәчәкләре» генә була, «җимешләре» алда көткән икән...
«Мин башкалардан ким түгел»
Холыксыз, эчкече ир белән азапланып яшәгән Зөһрә апа төн нәрен Ходайдан Алинәгә бәхетле киләчәк, кул күтәрми, эчми торган акыллы тормыш иптәше сорый.
– Әниемнең теләге тормышка ашты. Фидаил – нәкъ шундый кеше, диде язмам герое. –Мәктәпне тәмамлагач та, әни мине Апаста яшәүче үзем кебек инвалид егет белән таныштырмакчы булды. Мин каршы килдем. Үземнең әрнүләрем дә җитеп ашкан, икенче бер авы ру кешенең яраларына күңелемдә урын юк! Сау-сәламәт егеткә генә кияүгә чыгачакмын, дидем.
Фидаил белән танышып, аралаша башлауларына да сәхнә сәбәпче була. Икесе дә мәдәният йортында эшли. Оялчан егет кызга сөю-мәхәббәт сүзләре дә әйтми, яратуын эш-гамәлләре, кайгыртуы аша белдереп тора. Алинә яшәгән тулай торакка чишмә суы ташый, ут бетеп китсә, шәм алып килә. Озак очрашып йөрмиләр.
– Август ахырлары иде. Бер сендә Фидаил эшкә килде дә, «Алинә, миңа кияүгә чыга сыңмы?» дип сорады. Мин үзем бик шаян кеше, хәтта җитди сорауларга да шаяртып җавап бирергә мөмкинмен. «Ник чыкмаска, чыгам, әлбәттә! Ә туй кайчан була?», – дип җавап бирдем. «Әйдә, 3 сентябрьдә», – диде ул. «Ярар», - дидем. Вәгъдәләшкәнебезне сизми дә калдык.
Туйга әзерләнгәндә таныш булмаган, бер дә аралашмаган кешеләр дә Алинәдән «Син Фидаилгә кияүгә чыгасың икән, нигә аның тормышын бозасың?», – дип, битенә бәреп сорый. «Үземне башкалар кебек дип уйлый идем. Минем дә бәхеткә хакым бар», – дип, Алинә ул сүзләргә игътибар итмәскә тырыша. Ләкин, «Син кемгә өйләнгәнеңне беләсеңме? Гомер буе авыру хатын караячаксың бит», – дип, Фидаилнең күңеленә яра салучылары да табыла. Гайбәтләрдән, кеше сүзеннән өстен булып кала бирә ул, исең киткән икән, дип, Алинәсен юата. Гаилә корып, тәүге сабыйларын көткәндә дә нәрсә генә ишетмиләр. Унсигез ел элек «Нишләп бәби алып кайтасыз, ул бит авыру булып туарга мөмкин», – дип сораган ир-ат, Хәйретдиновларның тупырдап торган дүрт баласын күреп, шул соравы өчен үкенү хисләре кичерәме икән?
– Яши башлагач та барысы да шома гына бармады. Фидаил өйләнгәнче ялгызы гына яшәгән. Әти-әнисе вафат булган. Чиста-пөхтә, таләпчән кеше ул, барысын да үзе ялт итеп эшләп куярга өйрәнгән. Өйләнешкәч хатын-кыз эшен дә үз өстенә алды. «Син минем кебек үк булдыра алмассың», – дип бәгыремә тиде. Мин барысын да эшли белә идем. Әнием кечкенәдән өйрәтеп үстерде, мине шулай зур тормышка әзерләде. Сау-сәламәт балалар белән беррәттән, мин дә йорт, хуҗалык эшләрендә булышып үстем. Фидаил миңа ышанып бетмәгәч, үземне булдыксыз итеп хис итә башладым. Ул өйдә булмаганда эшләргә гадәтләндем. Аныңча килеп чыгуын күргәч, күп эш әкренләп миңа күчә башлады. Алинә рәхәттә яши, бәби табып, өйдә тик ята, барысын да Фидаил эшли дип әйтүчеләр дә табылды. Ә мин елмаям гына. Күз алдыгызга китерегез, аның иртән чыгып китеп, кич соң гына кайтып кергән чаклары да күп була. Көне буе караватта аунап ятсам, өйдә күпме эш өелер иде. Мондый хәлгә кайсы ир түзеп торыр иде икән? Дөрес, хәзер балаларым да булыша, алар мине ярты сүздән аңлый. Кечкенә чакларында да елап, көйсезләнеп интектермәделәр.
– Кеше күзенә карап, ярдәм көтеп, мескенләнү миңа хас түгел. Күңелемә авыр булган чакларда да моны беркемгә дә сиздермим, сер бирмим, елмаям. Районда минем кебек инвалидлар аз түгел. Клуб яисә берләшмә оештырып, алар белән очрашулар үткәрәсем, киңәшләремне бирәсем, мөмкинлекләрнең чикле булмавын аңлатасы килә. Өйдә генә, үз эчлә ренә бикләнеп ятмасыннар, дөньяга чыксыннар. Гомер һәркемгә бер генә бирелә. Без дә нәкъ башкалар шикелле бит, тормыш сынауларына үч итеп, көчле булып яшик әле!
Ләйсән Саттарова