Олы йөрәкле яшь директор: Чаллыда үзенчәлекле балаларны ничек укыталар
Рузил Кыямовка 31 яшь, ул Чаллыда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 69 нчы мәктәп коллективын җитәкли. Анда тәрбияләнүчеләрнең саны даими үсә, Рузил Равилевич алар белән ничек аралашырга кирәклеген бик яхшы белә.
Рузил Равилевич, ни өчен мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбенә эшкә килдегез?
Әлмәттә физкультура техникумында укыганда, мине практикага, балалар белән эшләргә җибәрәләр иде, ул вакытта миңа бу ошады. Аннары мин Чаллы дәүләт педагогика университетына укырга кердем һәм параллель рәвештә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 68 нче мәктәпкә эшкә урнаштым. Аннары 69 нчы мәктәпкә килдем, тәрбия бүлеге буенча директор урынбасары булдым. 2023 елда биредә элеккеге директор Габдрәүф Волков белән ремонт эшләре башлап җибәрдек, ләкин, кызганыч, мин аны үзем генә тәмамладым, чөнки ул вафат булды. Мин вазифаларны башкаручы булып калдым. Соңрак миңа директор вазифасын тәкъдим иттеләр. 2 елдан артык мин бу мәктәптә эшлим, һәм бу укучылар – минем өчен гадәти балалар. Вакыт узу белән барысына да ияләшәсең һәм аларның сәламәтлекләре чикле икәнен күрми дә башлыйсың. Ә бу мәктәп төзекләндерү һәм белем бирү буенча һәрвакыт беренче урыннарны алып тора.
Сезгә бу мәктәптә эшләү өчен өстәмә белем алырга туры килдеме?
Әйе, ул кирәк. Мин интеллектуаль тайпылышлары булган балалар белән эшләү буенча махсус белем алдым.
Сезгә 31 яшь, яшь директор булу кыенмы?
Бөтен эшне үз өстеңә алганда кыен, ә бу – балалар белән дә, ата-аналар белән дә, педагоглар белән дә эшләү. Һәрбер ата-анага якын килә белергә кирәк. Беренче чиратта, иң авыры – үз өстеңә җаваплылык алу, ә укытучы булып эшләгәндә, мәктәптә хәл ителергә тиешле проблемалар турында уйламыйсың. Барлык урынбасарларыма, командага рәхмәт. Ә мин хезмәт укытучысы булып эшләвемне дәвам итәм. Бу миңа ярдәм итә, чөнки балалар белән укытучы буларак эшләгәндә, аларның сиңа карата ышанычы арта. Һәм, мин әти-әниләр өчен һәрвакыт ачык.
Сезнең ничә укучыгыз бар?
Бездә укучылар 1 нче сыйныфтан 9 нчы сыйныфка кадәр белем ала. Уку елын без 279 укучы белән тәмамладык, аларның 200е мәктәпкә йөри, ә 79ы өйдән укый. Кызганычка, укучылар саны елдан-ел арта. Без барысына да урын табарга тырышабыз, һәм монда безгә шәһәр ярдәм итә. Шәһәрдә сигезенче типтагы (интеллектуаль тайпылышлар белән) 3 мәктәп бар.
Ни өчен андый балалар арта?
Катлаулы сорау һәм, мөгаен, моңа мин җавап бирергә тиеш түгелдер. Имин булмаган гаиләләрдән начар укучы балалар бар, биредә аларның әти-әниләре укыган, һәм, әлбәттә инде, диагнозлы балалар да бар. Мәктәпкә теләк буенча гына алмыйлар, бу балалар башта шәһәр психологик-медик-педагогик комиссиясен (ПМПК), аннары үзәк комиссияне уза, анда баланың мәктәптәге барлык характеристикалары, аның уку дәрәҗәсе, билгеләре карала. Һәм, барыннан да элек, комиссия, психолог бәяләмәсе кирәк, ә аннары укыту варианты тәкъдим ителә. Күп кенә ата-аналар балаларын безгә кертергә тели, ләкин һәрвакытта да урын булмый.
Фото: © Евгения Катушенок
Әгәр аларга урын булмаса, бу балалар кая бара?
Алар үз мәктәпләрендә гадиләштерелгән адаптив программа буенча белем ала, анда кайбер фәннәр юк.
Гадәттә 1 нче сыйныфка киләләрме, әллә инде урта мәктәптә күчәләрме?
Төрлечә, кемдер безгә 1 нче сыйныфка килә, кемдер 2 нче, 8 нче, 9 нчы сыйныфка. Бу көннәрдә менә балаларын 3 нче сыйныфка бирергә теләгән әти-әниләр килде.
Димәк, бала, башка барлык балалар кебек үк, гомуми белем бирү мәктәбендә укыган, ә аннары әти-әнисе аңарда ниндидер үзгәрешләр булуын аңлаган, әллә инде, бәлки, ул имтиханнар бирергә теләмәгәндер?
Юк, эш имтиханнарда түгел. Мондый юлны узу һәм бу мәктәпкә эләгү өчен, укырга теләмәвеңне әйтү генә җитми, табиб, психолог тикшерүе, комиссия белән җанлы аралашу кирәк. Баланың башкалардан артта калуы ул үсә башлагач кына сизелә башлаган була. Кече сыйныфларда уку җиңелрәк, ә өлкән сыйныфларда торган саен катлаулана бара, бала исендә калдыра алмый, мәгълүматны үзләштерми, артта кала бара. Шуңа күрә, ата-аналар баланы газапламаска, ә нәрсәдер эшләргә кирәклеген аңлый.
Аннары бит аның киләчәктә белем алу, эшкә урнашу белән бәйле кыенлыклары булачак...
Юк, безнең мәктәптән соң баланың киләчәге булмаячак дип әйтеп булмый. Биредә без 9 нчы сыйныфка кадәр укытабыз. 9 нчы сыйныфтан соң безнең укучылар Кама төзелеш көллиятенә укырга керә. Анда безнең балалар өчен профильләр бар: слесарьлар, балта осталары, штукатурлар, тегүчеләр әзерлиләр, Түбән Камада пешекче-кондитерларга өйрәтәләр. Бу балалар да гаилә коралар, эшлиләр. Мәктәп базасында без, беренче чиратта, хезмәткә өйрәтергә тырышабыз, безнең 5 хезмәт юнәлешебез бар: слесарьлек, балта осталыгы, төзелеш эше, тегү эше, чәчәк үрчетү. Бу юнәлешләр буенча бездә практик эшчәнлек бара, безнең балалар башка мәктәп укучылары белән ярыша.
Укучыларыгыз арасында малайлар күбрәкме, әллә кызлармы?
Малайлар күбрәк, ни өчен икәнен белмим. Алар өчен бездә 3 хезмәт юнәлеше, кызлар өчен – 2.
Фото: © Евгения Катушенок
Тыңламасалар, андый балаларга ничектер җәза бирергә туры киләме?
Юк, мондый балалар белән күбрәк психолог эшли. Мин үзем дә балалар белән элемтәдә торам, иртәнге 7дән мәктәптә булам, барысын да каршы алам. Миңа күнеккән балалар бар, алар мин килеп, сыйныфларына алып баруымны көтә, яки үз укытучыларын көтеп торалар, башкаларга ышанмыйлар, алар белән генә баралар. Аларга беркем дә беркайчан да җәза бирми, әмма мәктәп – ул үз уставы, кагыйдәләре, формасы булган урын.
Ничек уйлыйсыз, артта калган балаларны сәламәт балалар белән бергә укыту кирәкме, инклюзив белем турында нәрсә уйлыйсыз?
Кайбер мәктәпләрдә инклюзив белем бар әле, ә бездә ул спорт юнәлеше буенча гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, балаларыбыз гомуми белем бирү мәктәбеннән балалар белән юл куркынычсызлыгы дәресләренә чыга, спорт юнәлешләре буенча без 6 нчы мәктәп белән команда төзедек, ярышларга чыгабыз. Һәм безнең балаларыбызны хәтта аерып та булмый, алар барысы да – балалар, уйнарга, йөгерергә яраталар. Мин – инклюзив белем яклы, чөнки бу – социализация, теге һәм бу балалар бер-берсен күрсен, курыкмасын, дус була алуларын аңласын өчен.
Сезнең мәктәптә укыту программасы нәрсәсе белән аерыла?
Безнең программа җиңеләйтелгән, диагнозга карап, һәр балага адаптив программа, һәм көн саен, соңгы булып, хезмәт дәресләре бара. Бездә 5 көнлек уку атнасы, көненә 6-7 дәрес. Имтиханнарны алар мәктәп эчендә хезмәт юнәлешләре буенча тапшыралар. Быел без беренче тапкыр рус теле һәм математика буенча имтиханнар тапшыра башладык. Элек программа буенча алар юк иде.
Монда ничә укытучы эшли, һәм кадрлар кытлыгы бармы?
Барысы да әйбәт, педагоглар составы тулы – 46 педагог, хәзер бездә 3 яшь педагог бар. Тагын 15 кеше – техник персонал.
Баланы мәктәпкә ялгыш кабул итеп, аннары аның гадәти мәктәпкә күчү очраклары буламы?
Ялгыш дип әйтеп булмый, барысы да ата-аналардан тора, әгәр алар теләмәсәләр һәм безгә гариза язмасалар, без аларның баласын алмаячакбыз. Беренче чиратта, ата-аналар, бала белән сөйләшәбез. Гадәттә, әти-әниләр безгә кая барганнарын белеп киләләр, әгәр аларны барысы да канәгатьләндерә икән, алар гариза яза.
Мәктәпләрдә укытучылар еш кына чыгарылыш укучыларын «белешмә белән чыгачаксыз» яки «коррекция мәктәбенә җибәрәчәкбез» дип куркыталар, чыннан да шундый очраклар буламы?
Гадәттә бу – куркыту гына, элек балаларны шулай куркытканнар. Безнең балалар бер дә ким түгел, аларга шулай ук «икеле»ләр һәм «бишле»ләр куялар. Акыл ягыннан әлләни сизелми торган тайпылышлары бар, ә авыр очраклар булганда, бала бик начар аңлаганда, ул өйдә укый, укытучылар аның янына килеп йөри. Тышкы яктан күпләрен башкалардан аерып та булмый, бу – гади балалар. Бигрәк тә без, алар белән озак эшләгән педагоглар, аларның башкачарак булуын сизмибез дә. Аларга бары тик күбрәк җылылык, мәхәббәт, игътибар һәм аралашу кирәк. Һәм сәләтле балалар да бар, ләкин алар белән шөгыльләнмәгәннәр, алар «икеле»гә төшеп беткәннәр, бу – «кулдан ычкындырылган» балалар, әмма аларны безнең мәктәптән гомуми белем бирү мәктәбенә кайтарырга мөмкин. Әти-әниләр килгәндә, без нәрсә күрәбез һәм киләчәктә нәрсә булырга мөмкин икәнлеге турында сөйләшәбез.
Сездә укып чыккан балалар алга таба кая бара? Укуларын кайда дәвам итәләр һәм кайда эшлиләр?
Күбесе Кама төзелеш көллиятенә бара, эшче һөнәрләре алалар. Чыгарылыш кичәсендә без балаларның беренче сыйныфтан алып ничек үзгәрүен карыйбыз, бу – укытучыларның бик зур эше, һәм әлбәттә, бик күп нәрсә ата-аналардан, аларның балалары белән шөгыльләнүеннән тора. Балаларны социальләштерү – безнең эштә иң мөһиме. Әгәр дә алар вакытында дәвалана икән, көз-яз көннәрендә, кискенләшү чорында, проблемалар булмый.
Чыганак: «Челнинские известия», Юлия Зәйнуллина