«Әбекәй, әни кая китте ул?» – дип сорады Әнисә әбисеннән.
«Бүлнискә китте кызым. Озак тормый ул, кайта, сиңа нәни энекәш алып кайтырга китте. Син хәзер зур апа булдың инде, балам!» – диде әбисе.
Әти-әнисенә нигә тагын бер бала кирәк булганын аңлый алмады Әнисә. Алар шулкадәр рәхәт яшиләр иде бит! Фатирда бәләкәй генә карават, пеленкалар, ванна пәйда булды. Барысы да түземсезләнеп әнисен һәм нәни Илнурны көтә. Бәләкәчкә Илнур дип исем кушарга җыеналар иде.
Әнисе белән энесе хастаханәдән кайтасы көнне Әнисә дулкын-дулкын кайтармалы матур күлмәген киде, чәченә бантиклар такты. Әнисен күргәч, Әнисә аңа таба йөгерде.
«Әнием, мин сине сагындым...» – диде ул әнисен кочакларга теләп.
«Әнисә, тукта, әкрен яме... Кара әле кемне алып кайттым мин», – диде әнисе.
Әнисенең кулында бантиклап бәйләнгән төенчек, ә эчендә җыерчыклы, кып-кызыл битле бала иде.
«Фу, әни, бигрәк ямьсез бит бу. Маймылга охшаган... Каян алдыгыз соң сез моны?» – диде Әнисә шаккатып.
«Нәрсә сөйлисең инде, ул дөньядагы иң матур малай! Бар, кит әле бала яныннан!» – дип аны куалый башлады әнисе.
Барысы да баланы карарга, аның белән сокланырга тотынды. Әнисәгә игътибар итүче булмады. Әнисе хәтта аның матур күлмәген, бантикларын да күрмәде...
Өйдә барысы да үзгәрде. Әнисе гел Илнур янында мәш килде, әтисе дә бала янында булды, әллә нигә бер булса да аны кулларына алды. Кичләрен әтисе белән әнисе бергә Илнурны коендыра. Ә Әнисәгә сөлге тотып торырга гына рөхсәт итәләр иде.
«Әти, әйдә туплы уйныйбыз?» – диде Әнисә.
«Нинди туп инде тагын, Илнурга тисә. Юк, юк, кирәкми. Бар әнә мыштым гына мультик карап утыр, аяк астында буталып йөрмә», – диде әтисе.
Әнисәнең дөньяда барлыгын оныттылар. Әле күптән түгел генә барысы да аның белән уйный, аны нинди әйбәт, тәртипле кыз дип мактыйлар иде. Ә хәзер бөтен игътибар шул нәни Илнурда. Ул бит әле бәләкәй, берни дә аңламый, ашый, йоклый, елый...
«Әни, әйдә кинога барабыз, анда кызык балалар фильмы бара икән. Гүзәл әнисе белән барып кайткан, аңа ошаган, матур булды ди. Ә соңыннан туңдырма ашарбыз, элеккеге кебек...» – диде кыз әнисеннән.
«Баштагы кебек була алмый инде. Мин хәзер гел бала белән булырга тиеш, аңлыйсыңмы? Син бит инде хәзер зур кыз, үзең уйна, ә мультикларны мин сиңа телевизорда да кушып бирә алам. Һәм тавышланма яме, ату Илнурны уятасың!» – диде әнисе.
Ә берсендә Әнисә авырып китте, томау, ютәл, температура... Әнисенең ачуы чыкты.
«Ну, Әнисә, бу чирне кайда эләктердең соң инде. Илнурга йоктырмасаң ярый инде, и Аллам! Берәр атнага әбиеңә илтеп куярмын ахры, дәваласын сине...» – дип тузынды әнисе.
Ә Әнисәнең әбисенә барасы килми иде. Чөнки ул гел төксе йөзле, аның белән уйнарга теләми һәм гел ачулана.
«Синнән сораган кеше юк әле монда, барасың дидем, бетте! Терелмичә детсадка бармыйсың. Бар, әйберләреңне җыя тор. Минем Илнурны имезәсем бар, вакытым юк», – диде әнисе.
Әнисә әйберләрен, уенчыкларын җыйды, саубуллашырга дип әнисе янына килде, аны үбәргә, кочакларга теләде.
«Ой, килмә, чир йоктырырсың тагын... Әбиеңне тыңла, аңладыңмы? Ярар, бар инде», – дип озатты аны әнисе.
Әнисе ял итә алсын өчен хәзер Әнисәне һәр ялда әбисенә илтеп куя башладылар.
«Әнисә, әниең ике бала белән бик арый бит. Әле өйдә ашарга пешерергә, җыештырырга кирәк. Синнән барыбер бер файда да юк», – диделәр кызга.
«Димәк, минем бөтенләй кирәгем юк? Мин бөтен кешегә комачаулап кына йөрим...» – дип уйлады Әнисә.
Әнисәгә мондый сүзләр ишетү бик авыр иде.
Әнисәнең балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе якынлашты. Яңа зәңгәрсу төстәге матур күлмәк, яңа туфли алдылар. Әнисәгә яңа киемнәре бик ошады, ул күлмәген киеп көзге каршында күбәләктәй бөтерелде. Илнур караватында йоклап ята, әнисе кухняда ашарга пешерә иде. Кинәт Илнур уянды һәм елый башлады. Әнисә аның янына йөгереп килде дә, энесен кулына алды.
Илнур белән әвәрә килеп, Әнисәнең күлмәгенең челтәр тасмасын тартып уйнады. Уйнау белән мавыгып, ул малайның киемен юешләгәнен дә абайламый калды. Әнисә энесен диванга яткырды да, елап әнисе янына килде.
«Әни, кара инде Илнур нишләде. Ул минем яңа күлмәгемне юешләтте!» – диде кыз, елап.
«Оятсыз! Илнур әле кеп-кечкенә, ничек пычрата алсын ул аны! Үзең карамагансың да, хәзер энеңә сылтап калдырасың!» – дип ачуланды әнисе.
«Нигә Илнурны диванга куйдың инде, егылып төшсә нишлисең? Булды Әнисә, җитте! Сиңа бернинди яңа күлмәк тә юк. Әйберләреңне саклап кия белмисең һәм Илнурны карый белмисең икән, әнә иске күлмәгеңне киеп барырсың! Бар, почмакка бас, шунда үкер рәхәтләнеп!» – дип ачуланып ташлады әнисе.
Әнисә өеннән чыгып китәргә булды. Аны монда барыбер беркем дә яратмый, гел орышалар, беркемгә дә кирәкми ул... Почмакта басып торды да, урамга чыкты. Үзе белән печенье һәм иң якын дусты булган йомшак аюны алды. Бу нәни йомшак аю Әнисәне һәрвакыт тыңлый, аңлый иде. Аның күзләре урынына кара сәдәф тегелгән һәм бу аны тагын сөйкемлерәк итә. Әнисә нишләптер бу аюны жәлли иде.
Кая барырга белмичә урам буйлап йөрде Әнисә. Ә бәлки аны берәр яхшы апа белән абый үзләренә алыр, аны яратырлар, аның белән уйнарлар. Ә әнисе аның юкка чыкканын сизмәс тә. Ә бәлки сөенер дә әле...
Әнисә үзен кызганып куйды һәм кычкырып елый башлады.
«Бәтәч, нишләп шундый матур кыз елап тора... Нәрсә булды? Синең исемең ничек? Әти-әниең кайда, үскәнем?», –диде бер апа.
***
Инде караңгы төште, ә Әнисә әле һаман өйдә түгел.
«Сәлим, син Әнисәне күрмәдеңме ул? Уйнарга чыгып киткән иде, һаман кермәде...» – диде Зәйтүнә.
«Юк, әнисе, мин әле генә ишегалдыннан кердем, Әнисә анда юк иде. Кая китте икән соң ул бала?» – диде әтисе, куркуга калып.
«Хәзер Гүзәлнең әнисенә шалтыратып карыйм әле, бәлки аларга уйнарга кергәндер», – диде дә Зәйтүнә, телефон номерын җыярга кереште.
Әнисә Гүзәлләрдә дә юк иде. Зәйтүнә борчыла башлады. Әнисә бала гына бит әле, ул-бу була калса, Аллам сакласын...
«Әтисе, Илнурны карап тор әле, мин Әнисәне эзләп керәм», - диде дә Зәйтүнә, урамга чыгып китте.
Кыз беркайда да юк, күршеләр дә күрмәгән икән. Нәрсә соң әле бу? Әллә берәр начар хәл булганмы, Аллакаем?!
Зәйтүнә ишегаллары буйлап йөргәндә кызының балачагын исенә төшерде. Әнисә гел елмаеп тора торган, тыныч бала иде, аның белән бернинди проблема да булмады. Алар кызлары тугач ничек сөенгәннәр иде бит. Әмма уллары Илнур тугач кинәт кенә нәрсәдер үзгәрде дә куйды, энесе белән чагыштырганда, Әнисә аларга зуррак булып тоела башлады.
Әнисә нишләптер ачуны китерә башлады, гел игътибар таләп итә. Ә Зәйтүнәнең гел йокысы килә, арый, аның талчыгуы кызына да йогынты ясый. Кинәт Зәйтүнә бер нәрсәне аңлады: алар бит кызларына бөтенләй дә игътибар итмиләр икән, аның үтенечләрен гел читкә кага башладылар.
Зәйтүнә үзенең кечкенә чагын исенә төшерде. Ул гаиләдә олы бала, әнисе гел кече сеңлесен, энесен карарга куша иде. Ә аның алардан башка гына уйныйсы, урамда йөрисе килә. Әмма ярамый, әнисе усал шул, сүзен тыңламасаң ачуланып ташларга да күп сорамый. Ә аңа әтисенең, әнисенең игътибары, яратуы бик җитми иде...
Һәм менә хәзер аның Әнисәсе дә олы бала. Зәйтүнә кызына бик аз вакыт бирүен, ә бөтен игътибарның улларына күчүен аңлады... Ә уйлап карасаң, Әнисә үзе дә сабый гына бит әле, аның да үз ихтыяҗлары, теләкләре бар.
Кинәт ул кызын күреп алды. Әнисә таныш түгел бер хатын-кызны җитәкләгән. Әнисәнең бер кулына уенчык аюы һәм суыра торган «әтәч» конфет иде.
«Кызым, кая югалдың син? Әтиең белән борчылып беттек бит?», – диде Зәйтүнә, атылып барып кызын кочаклап алгач.
«Исәнмесез. Мин Әнисәне урамда күрдем, ул үксеп елый иде, өйгә кайтасы килми диде. Шуңа без Әнисә үзенең өен танысын өчен ишегалларында йөрдек. Тапмаган булсак, полициягә барасы булыр иде.. Кызыгызны өенә кайтасы килмәслек итеп, ничек шулкадәр үпкәләттегез соң? Миңа әйтмәде...» – диде таныш түгел хатын.
«Бик зур рәхмәт инде сезгә. Кая барырга, нәрсә эшләргә белми идем инде. Әнисә белән сөйләшербез, барысы да җайланыр дип уйлыйм, әйеме, кызым? Әйдә, өйгә кайтабыз алтыным», – диде Зәйтүнә кызына елмаеп.
Әнисә дә елмайды һәм әнисенә кулын сузды. Аның әнисеннән күптәннән мондый ягымлы сүзләр ишеткәне юк иде бит инде.
«Бәләкәчем, сиңа игътибар аз булганга, сине орышканга ачуланма инде яме. Син әйбәт кыз бит, әтиең белән без сине бик яратабыз! Илнур туу гына барысын да үзгәртте. И Аллакаем, синең белән берәр нәрсә булган булса, нишләп шулай куркыттың инде безне, кызым?» – дип кызын кочакларга, үбәргә тотынды Зәйтүнә.
«Мин югалсам, шатланырсыз гына дип уйладым...» – диде Әнисә, башын иеп.
«Юк инде, балакаем, ничек шатланыйк. Син бит безнең кызыбыз! Әйдә тизрәк өйгә кайтыйк, энеңне коендырырга ярдәм итәрсең миңа, яме. Син хәзер олы апа бит инде. Әле энең Илнурны бик күп нәрсә өйрәтерсең, Алла боерса. Ул да синең кебек бик яхшы бала булыр...» – диде Зәйтүнә.
Әнисә әнисен җитәкләп, бәхетеннән елмаеп өенә кайтып бара. Аны элекке кебек яраталар икән бит... Сабый балага тагын нәрсә кирәк инде? Гаиләдә башка балалар булуга да карамастан, аны яратуларын, кадерләүләрен тою, белү кирәк. Чөнки һәр бала үз хисләре, уй-фикерләре һәм теләкләре булган аерым шәхес. Әти-әниләр моның шулай икәнен мөмкин кадәр тизрәк аңласа, балалар да күпкә бәхетлерәк булыр иде.