news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Кунакка килгән хатынны хуҗаларның этләре талап үтергән

news_top
Кунакка килгән хатынны хуҗаларның этләре талап үтергән
https://buryatia.sledcom.ru/

Бурятиядә 23 октябрь төнендә 64 яшьлек хатынны этләр талап үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Хойтобэй авылындагы фаҗигадән соң җинаять эше ачылган.

Пенсионер хатын олы яшьтәге туганы һәм аның улы янына кунакка килә. Хуҗаларның ишегалдында 3 зур эт яши. Алар вольерда тора. Кунак хатынны этләр үз итми, өрәләр, өстенә сикермәкче булалар.

Төнлә белән кунак хатын никтер урамга чыга, этләр вольердан чыга һәм хатынга ташлана. Алар хатынның башын, кулларын, аякларын тешли, хатын этләрдән котыла алмый.

Этләр талап ташлаган мәетне иртән генә табалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар