news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өлкән яшьтәге кешенең гел йокысы туймаса, вакытыннан алда үлеп китү куркынычы бармы?

news_top
Өлкән яшьтәге кешенең гел йокысы туймаса, вакытыннан алда үлеп китү куркынычы бармы?

Лондон университеты колледжы тикшерүчеләре йокысызлыктан интегүче өлкән яшьтәге кешеләрнең кинәт үлеп китү куркынычы булуы турында сөйләде. Бу хакта Plos Medicine журналы хәбәр итә, дип яза РИА Новости

Тикшерүдә 50 яшьтән узган 8000гә якын кеше катнашкан. Проектның әйдәп баручы авторы, доктор Северин Самба әйтүенчә, 5 сәгать йокы олыларның вакытсыз үлү куркынычын 25 процентка арттыра. Өстәвенә, йөрәк авырулары, яман шеш яки диабет булганда — 40 процентка.

Доктор Самба 7-8 сәгать йокларга киңәш итте. Аз йоклау хроник авырулар үсеше куркынычын арттыра, дип өстәде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар