Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өлкән яшьтәге ир-атның колагында таракан яшәгән

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир-атның колагыннан чын таракан алганнар. Бу турыда өлкәнең Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

62 яшьлек ир-ат колагы авыртуга зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән. Башта ул бу авыртуны үзе бетермәкче була, мамыклы таякчык тыгып чистартмакчы була, тик булдыра алмый, шуннан соң гына табибка бара.

Табиб ир-атның колагындагы тараканны пинцет ярдәмендә чыгара. Аның колагында берникадәр вакыт чын таракан яшәве ачыклана. Аңа ярдәм күрсәтәләр һәм ишетү каналын чистарталар.

Белгечләр колактагы яки борындагы әйберләрне мөстәкыйль рәвештә алырга маташудан баш тартырга чакыра. Үзең чыгарырга маташкан чакта, чит предмет эчкәрәк кереп китүе ихтимал. Вакытында табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100