Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә Самуил Фишер исемендәге хастаханә хезмәткәре йөрми торган авыру ир-атны кыйнаган. Тикшерү комитеты тикшерү эшләре башлаган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Әлеге хәл төшерелгән видеоны хокук саклаучылар интернетта күреп алган. Роликны шушы хастаханәдә ята торган башка пациент төшергән.
Медицина хезмәткәре йөрми торган авыру ир-атны караваттан төртеп төшерә, кычкыра, ачулана. Егылып төшкән өлкән яшьтәге бабай идәннән тора алмый.
Сөйләшүләрдән аңлашылганча, пациент су алырга тели һәм чит кеше койкасына утырып тора. Талаш шуның өчен башлана.
Аннары ачыкланганча, медицина оешмасы җитәкчелеге тикшерү башлаган. Бу хатынны эштән җибәрәчәкләр, диелә хәбәрдә.