news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өлкән яшьтәге әти-әниләр өчен нинди ризыклар файдалы?

news_top
Өлкән яшьтәге әти-әниләр өчен нинди ризыклар файдалы?
Фото: © "Татар-информ"

Гастроэнтеролог Екатерина Кашух пенсия яшендәге кешеләр өчен файдалы ризыклар турында сөйләгән. «Челнинские известия» шул хакта яза.

Табиб сүзләренчә, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен кабак – аеруча файдалы ризык. Ул организмны А витамины белән тәэмин итә, ул күз күреме һәм калкансыман бизнең нормаль эшчәнлеге өчен кирәк.

Моннан тыш, кабакта калий, магний күп, алар шешләрне киметә, йөрәккә кирәк. Кабакта холестерин күләмен көйли торган фитостероллар да була.

Өлкән яшьтә аеруча еш очрый торган тимер җитешмәүне булдырмау өчен, тимергә бай ризыклар ашарга кирәк. Бу –сарык ите, субпродуктлар, тавык, күркә ите, ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар