Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова мөселман кызы булуы белән горурлана

Мәскәү Сабан туенда Алинә Заһитова сәхнәгә чыгып, татар милләтенең бик көчле булуын беркайчан истән чыгармаска кирәк диде.

news_top_970_100
Олимпия чемпионы Алинә Заһитова мөселман кызы булуы белән горурлана
Быел Пхенчханда узган кышкы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы булган Алинә Заһитова Мәскәү Сабан туена килгән. Сабан туенда Алинәне һәм аның тренеры Этери Тутберидзены Россия Мөселманнары медале белән бүләкләделәр.

 "Коломенское" музей-тыюлыгында узган бәйрәмдә Алинә сәхнәгә чыгып, үзен дә чакырганга рәхмәтен, җанатарларына да җылы сүзләрен әйтте.

"Мин бу матур бәйрәмдә катнашуыма бик шат. Мин мөселман кызы булуым белән горурланам. Татар милләтенең бик көчле булуын беркайчан истән чыгармаска кирәк.

Олимпия уеннарында, бөтен карьерам дәвамында минем өчен җан атучыларга зур рәхмәт. Мин монда булуыма сөенәм. Минем барлык җиңүләремдә, барлык бүләкләремне яулауда Аллаһы Тәгалә, тренерларым, әлбәттә, әтием белән әнием ярдәм итте", - диде Алинә Заһитова.

Алинә чыгышын "Рәхмәт бик зур", дип татарча тәмамлады.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100