Олимпия чемпионкасы Алия Мостафина иреннән аерылган
Олимпия чемпионы гимнастка Алия Мостафина бобслейчы Алексей Зайцевта кияүдә иде. Аларның Алиса исемле кызлары бар.

Шушы көннәрдә Алия ире белән аерылышуын инстаграмда хәбәр итте.
"Аерылышу өчен тәгаен сәбәпләр юк. Ирем минем кешем булып чыкмады. Мин Алисаны бик яратам. Лешага кызым өчен бик рәхмәтле. Бу теманы кабатламавыгызны үтенәм", - дип язып калдырган Алия инстаграмда.
Алия белән Алексей 2016 елның ноябрендә туй ясаганнар иде. 2017 елда Алия кыз бала тапты, аңа Алиса дип исем куштылар.
Алар гаилә булып ел ярым яшәделәр.