Олимпия чемпионкасы Алинә Заһитова дөрес ашарга өйрәтә
16 яшьлек спортчы Инстаграмында аңлатып язган.
![Олимпия чемпионкасы Алинә Заһитова дөрес ашарга өйрәтә](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/7/12/50ed74b5de1c14937a71b77a0ca6cd8baa25a46dcbabbcf9a036bb4cf30d.jpg)
"Соңгы арада мин бераз үстем. Моңа бәйле авырлыклар бар. Төшеп калмас өчен, техникада нәрсәне үзгәртергә кирәк дип, тренер белән уйлашабыз. Һәм бу ярдәм итә. Пубертат чорында симерәсең диюләре - миңа калса, уйдырма. Авызыңны ябарга һәм ашамаска гына кирәк. Яисә аз-азлап ашарга. Мин ашыйм, әмма бик аз микъдарда", - дип язган фигура шуу остасы.