Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олимпия чемпионы Роман Костомаровның аягын тезенә кадәр ампутацияләү куркынычы бар

news_top_970_100
Олимпия чемпионы Роман Костомаровның аягын тезенә кадәр ампутацияләү куркынычы бар
"Татар-информ" архивы

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Роман Костомаровның аягын тезенә кадәр ампутацияләргә мөмкиннәр. Бу турыда РЕН ТВ каналы үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итте.

Моңа кадәр «Роман Костомаровның аяк бармакларын ампутациялиләр» дигән хәбәрләр чыккан иде. Тик хәзер тукымалар күбрәк мәйданда зарарланган булу ихтималы ачыкланган.

45 яшьлек спортчының сәламәтлеген көн саен күзәтеп торалар.

«Ампутация турында соңгы карарны табиблар консилиумда хәл итәчәк», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Роман Костомаровның хастаханәдә ятуы турында 10 гыйнварда билгеле булды. Анда пневмония була. Грипп һәм коронавируска тестлар тискәре нәтиҗә күрсәтә.

Яңа ел бәйрәмнәрендә Костомаров боз тамашаларында эшли, аннары йөткерә башлый, «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Бер тәүлек узгач, аны Коммунаркадагы хастаханәдә ИВЛ, ЭКМО аппаратларына тоташтыралар. Йөрәге белән проблемалар башлана.

28 гыйнварда Костомаровның температурасы төшү, хәле яхшыру турында билгеле булган иде, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100