
Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова социаль челтәрдә дәү әнисе белән дәү әтисенә сюрприз ясап, кайтып төшкәнен күрсәтте.
Заһитованың дәү әнисе белән дәү әтисе Татарстанда, авыл җирендә яши. Фигуристка социаль челтәрләрдә урнаштырган видеоязмадан күренгәнчә, ул көтмәгәндә якын кешеләре янына зур хризантема чәчәкләре гөлләмәсе һәм 2 пакет күчтәнәч тотып кайтып төшә. Иң башта капканы ачып җибәргәч тә, дәү әтисе аны гаҗәпләнеп, шатланып каршы ала, «привет, Алинка» дип сәламли. Аннары алар кочаклашып өйгә кереп китәләр, артларыннан, койрыгын болгый-болгый, көчек этләре дә иярә.
Дәү әнисе дә көтелмәгән сюрпризга шаккатып ишекне ачып җибәрә.
«Ай-яй, Алиночка! Әй кызым! Мин шаккаттым. Рәхмәт», – дип каршылый ул оныгын.
Аңа җавапка Алинә: «Әйдә керик, кертәсеңме?» – диеп шаярып сорый да, бергәләп өйгә кереп китәләр.
«Дәү әниләр белән дәү әтиләр – безнең иң җылы сыеныр почмагыбыз. Алар янына кайтырга, аларга елмаерга һәм ешрак кочакларга онытмагыз. Алар өчен бу – иң яхшы бүләк», – дип язган Заһитова социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә урнаштырган видео янына.
Алинә Заһитова алдагы видеоларында күрсәтеп үткәнчә, аның дәү әтисе һәм дәү әнисе Татарстанда, авыл җирендә гап-гади тормыш белән авылча йортта яшиләр. Ул аларга кайткан мизгелләрен язылучыларына да күрсәтеп тора.