Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олимпиададагы гаделсезлек яки Президент балл табып бирде

2014 елдан башлап, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУ белән берлектә, милли телдә белем алучы мәктәп укучылары арасында рус теленнән олимпиада оештыра. Әле моңа кадәр бу олимпиада тавыш-тынсыз үтеп китсә, быел аның нәтиҗәләре хәтта Президентка ук барып иреште.

news_top_970_100
Олимпиададагы гаделсезлек яки Президент балл табып бирде


“Беренче өчлеккә эләгергә тиеш иде”

Барысына да Казанның 2нче санлы гимназиясендә белем алучы Альмира Хәкимуллинаның әнисе Диләрә ханым “гаепле”. Эш шунда: ул әлеге олимпиадада катнашкан кызының баллары белән килешми һәм Президентка хат яза.




– Кызым барлык фәннәрдән дә гел “бишле”гә өлгерә. Быел 10 сыйныфны тәмамлады, – диде Диләрә Хәкимуллина. – Кызыксынулары күп. Әмма олимпиадаларны аеруча ярата. Аның татар теле олимпиадасында да җиңеп чыкканы булды. Халыкара рус теле олимпиадасына да ныклап әзерләнде, тау-тау китап укыды. Үз көченә ышанычы зур иде. Олимпиада Универсида авылында 3-6 июнь көннәрендә үтте. Һәркөн сөйләшеп тордык. Аның сүзләренчә, язма өлештә ул – 79, телдән җавап бирү өлешендә 28,2 балл җыйган. Бу баллар махсус стендка эленгән була. Аны карап, барлык катнашучылар үзләренең “язмышын” чамалаган. Альмираның да кәефе күтәренке иде, ул үзенең беренче өчлеккә керәсенә тәмам ышанды.

Тик 107,2 балл җыйса да, бүләкләнүчеләр рәтендә Альмира Хәкимуллина исеме яңгырамый. 109ар балл җыеп, Альмираның сыйныфташы Азалия һәм Актаныш кызы беренчелеккә дәгъва итә. Ә өченче җиңүче итеп исә 98 балл иясен таныйлар. Кызганыч, Хәкимуллиннар аның исемен һәм кайдан булуын истә калдырмаган.


“Башка катнашмыйм”



– Олимпиада тәмамлангач, кызыбызны барып алдык. Ул бик моңсу гына машинага чыгып утырды. “Булмадымы әллә, кызым?” - дип сорадым, гәрчә ул миңа бер көн элек канатлана-канатлана үзенең мөмкинлекләрен сөйләсә дә. Өйгә кайткач кына ул күңелен бушатты безгә. Кызым укытучысы белән бергә олимпиада комиссиянә барган. Тик алар исә, җаваплылыкны үз иңнәреннән төшерергә теләп булса кирәк, төп оештыручыга мөрәҗәгать итәргә кушкан. Әмма ул бу вакытта китеп өлгерү сәбәпле, бер нәрсә дә ачыкланмыйча кала. Альмираның кәефе китте. Исенә төшкән саен елый да елый. “Болай гаделсезлеккә корылгач, олимпиадаларда катнашып торуның мәгънәсе дә юк бугай”, дип тәкрарлады.


Президентка хат

Тырыш кызының бу сүзләре йөрәгенә кадала, билгеле. Ул башта гимназия директорына барырга да уйлый. Әмма уеннан кире кайта. “Мин аңа барып кына, нәрсә ачыклый алам”, ди ул. Шуннан соң исә Диләрә ханым Президентка хат язарга уйлый. Милләт җанлы Илбашы әлеге мәсьәләгә күз йоммас дип фикер йөртә ул. Һәм комиссия эшен, баллар рейтингын яңадан карау эшендә ярдәм итүен сорый.


“Мәктәп директоры чакырткач, куркып калдым”

– Ничек тикшергәннәрдер, анысы миңа караңгы, – ди Диләрә ханым. – Көннәрдән бер көнне гимназия директоры безне үзенә чакыртты. Минем эшне шулай “өстән” йөртүемә гаҗәпләнгән иде ул да. Баксаң, Альмираны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына чакыртканнар икән. Әле нәрсәгә икәнен дә белмибез. Үзем дә югалып калдым, алга таба укуына начар йогынтысы булмасын дип тә курыктым. Әмма шик-шөбһәм юкка булган. Язган хатым үз эшен эшләгән. Нәтиҗәдә, комиссия бәяләүләрен тикшереп, хата тапканнар. Шулай итеп, кызым, шатлыгыннан бии-бии бер кочак бүләк белән кайтты. Аңа Мактау кәгазе һәм рейбук биргәннәр иде.


Гаеп кемдә?



ТР мәгариф һәм Фән министры урынбасары – белем бирү өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова әлеге очракны болай аңлата:


– Чыннан да, халыкара рус теле олимпиадасы вакытында хата киткән. Без моны таныйбыз. Эксперт комиссиясе Альмираның эшен тикшереп, аңа 79 балл куйган. Ә ул 49га үзгәртелгән. Һәр катнашучының нәтиҗәсен беркетмәгә язучы хезмәткәр исә, кайсы сан дөрес икәнен карап, ачыклап торуны кирәк дип тапмаган. Бу алдан уйлап эшләнгәнме яки хата киткәнме – әлегә берәү дә дәлилләргә алынмый. Тик әлеге мәсьәлә буенча тикшерү эше бара, гаепле табылачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, балларның дөрес куелмавын аңлады. Альмира Хәкмимуллинаны чакырып, бүләкләр бирелде. Шулай ук аннан гафу да үтендек. Нәтиҗәдә, ул җиңүче итеп танылды. Шулай итеп, бу олимпиадада ике укучыга өченче урын бирелде. Алда әйткәнемчә, без бу хәлнең ахырына чыгачакбыз һәм гаеплегә шелтә белдереләчәк, – диде җитәкче.


Бүген – җиңүче, иртәгә – студент

Халыкара олимпиадада җиңү нәрсә бирә соң? Нигә югалган балларны Президент аша ук эзләтәләр? Барысы да бик гади: теге яки бу өстенлеккә ия булу өчен. РФ Белем бирү законында язылганча, халыкара олимпиаданың йомгаклау этабында призлы урын алган укучы, үзе теләгән уку йортына шул предметтан имтихансыз кабул ителә. Ягъни, аның җиңүе бердәм дәүләт имтиханында югары балл җыюга тиң. Альмира 10 сыйныфны гына тәмамлаган бит диярсез. Булса соң! Законда күрсәтелгәнчә, олимпиада нәтиҗәләре дүрт уку елына яраклы. Шулай итеп, киләсе елга Альмира Хәкимуллина рус теленнән БДИ бирмәү хокукына ия. Теш табибы булырга хыялланган кызга бу зур плюс булыр, мөгаен. Чөнки табиблыкка укырга кергәндә, башка фәннәрнең гранитын да шактый кимерәсе бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100