Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олимпиадада җиңүчеләр саны буенча Татарстан мәктәпләре ничәнче урында?

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «12нче кат» проектында «Татар-информ» агентлыгының баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтелгәне хакында сөйләде.

news_top_970_100
Олимпиадада җиңүчеләр саны буенча Татарстан мәктәпләре ничәнче урында?
Михаил Захаров фотосы

Узган уку елында Татарстан укучылары Бөтенроссия олимпиадаларында 211 призлы урынны яулаган. Безнең мәктәпләр призлы урыннар буенча тугыз ел рәттән Россия төбәкләре арасында өченче урында тора. Без Мәскәү белән Санкт-Петербургтан гына калышабыз.

Олимпиадада катнашучыларны иң күп әзерәүчеләр – Казанның 2 номерлы лицей-интернаты, алар республикага 24 җиңү китерде. Икенче урында – 131 лицей (20 җиңү), өченчедә – КФУның Лобачевский исемендәге лицей (11 урын).

Татарстанда 2004 елда Республика олимпиада үзәге төзелде, аның базасында балаларны төрле юнәлештә олимпиадаларга әзерләү бара. Үзәк республикадагы һәм Россиядәге алдынгы вузлар укытучылары катнашында ел әйләнәсе эш алып бара. Узган уку елы башында “Сириус” моделе буенча республика үзәге төзелде. Татарстан башлангыч мәктәптән башлап бөтен Россия өчен олимпиадачылар әзерләү үзәгенә әйләнәчәк, - диде Илсур Һадиуллин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100