Олимпиадада алтын яулаган 15 яшьлек Алинә Заһитова Татарстан кызымы?
15 яшьлек фигуралы шуучы Алинә Заһитова Пченчхандагы Олимпиадада Россия өчен беренче алтын медальне яулап алды.
"Алинә Заһитова 2002 елның 18 мартында Ижаевски шәһәрендә туган. Аңа бу исемне шул вакытта җиңүләр яулаган яшь гимнастка Алина Кабаева хөрмәтенә биргәннәр.
Алинәнең әтисе — "Ижсталь" хоккей командасы тренеры Илназ да, әнисе Ләйсән дә тамырлары белән Татарстаннан. Алинәнең 10 яшьлек сеңлесе Альбина да спортчы, ул да фигуралы шуу белән шөгыльләнә", дип язды Бөтендөнья татар конгрессы сайтында күренекле журналист Римзил Вәлиев.
Ярыштан соң, Беренче канал хәбәрчесе сорауларына җавап биргәндә, Алинә әтисен Ватанны саклаучылар көне белән котлады.