Олимпиада җиңүчеләрен әзерләгән Казан укытучыларына 25 мең сумга кадәр акча түлиләр
Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңгән һәм призер булган укучыларны әзерләгән Казан укытучылары һәм өстәмә белем бирү педагоглары акчалата бүләкләүләр алачак. Түләүләргә 13,485 млн сум каралган. Документ коррупциягә каршы экспертиза уза. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Түләү күләме Олимпиада дәрәҗәсенә һәм укучы эшенең нәтиҗәсенә бәйле була. Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өстәмә белем бирү укытучылары һәм педагоглары, салым тотып калуларын исәпкә алып, 25әр мең сум алачак.
Татар теле һәм әдәбияты, укыту туган телдә алып барыла торган мәктәпләрнең укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты, шулай ук көнчыгыш телләре буенча 7–11 сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасында, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабында җиңүче яисә призер булган укучыларның укытучыларына 15 мең сум акча каралган.
8 сыйныф укучылары өчен 24 фән буенча республика олимпиадасында, шулай ук Татарстан геологиясе һәм тарихы буенча республика олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән укытучылар 5 мең сум күләмендә бүләкләнәчәк. Барлык суммалар да салым тотып калуларын исәпкә алып күрсәтелгән.