Россия миллиардеры Олег Дерипаска Украина конфликтының кайчан бетәчәген фаразлап, телеграм-каналына хәбәр язган.
Дүшәмбе Швейцариянең Давос шәһәрендә Бөтендөнья икътисади форумы башлана, анда Якын Көнчыгыш һәм Украинада тынычлык турында сөйләшүләр – төп темаларның берсе булачак, дигән ул.
АКШ югары дәрәҗәдә тәкъдим ителә, дәүләт секретаре Энтони Блинкен һәм Байденның иминлек буенча киңәшчесе Джейк Салливан килүе көтелә. Дерипаска әйтүенчә, Россия делегациясе булмау сәбәпле, конструктив диалог булуы мөмкин түгел.
«Тынычлыкны 25 елның маеннан да иртәрәк көтәргә мөмкин түгел», – дигән Дерипаска.
АКШ Газзәдәге конфликт турында Берләшкән Гарәп әмирлекләре, Катар һәм Израиль белән сөйләшәчәк.
Икътисади мәсьәләләрдән процент ставкалары арту, бурычлар турында сөйләшү көтелә. Төрле илләрнең үзәк банклары җитәкчеләре өчен ябык утырыш булачак. Форум 19 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Европаның киләчәге турында Франция президенты Эммануэль Макрон һәм Европа комиссиясе президенты Урсула фон дер Ляйен чыгыш ясаячак.
- Олег Дерипаска 1968 елгы, ул – «Базовый элемент» компаниясенең оештыручысы һәм хуҗасы. 2,5 миллиард сум акчасы бар, Россиядәге иң бай кешеләр исемлегендә 54 урында («Форбс» версиясе буенча). Ул Себердә аллюминий чыгара торган компанияләр нигезендә төзелгән. Хәзерге вакытта «Базовый элемент» составына төзелеш, финанс, энергетика, руда чыгару, металлургия, авиация, авыл хуҗалыгы предприятиеләре керә, Россия, БДБ, Африка, Австралия, Азия, Европа, Латин Америкасындагы бу предприятиеләрдә 150 мең кеше эшли. Дерипаска «Русал», «Союзметаллресурс», «Дмитровский опытный завод алюминиевой и комбинированной ленты», «ГАЗ», «Абаканвагонмаш», «Авиационный завод «Авиакор», «Международный аэропорт Красноярск», «Международный аэропорт Владивосток» кебек предприятиеләрне контрольдә тота.