Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ольга Медынич күп балалы әни булды

СТС һәм “АРТ Пикчерс Вижн” компаниясе “Погнали” дип аталган маҗаралы комедия төшерү эшенә кереште. Сюжет буенча, күп балалы Осиннар гаиләсе Красноярскидан Минск шәһәренә, төпчек кызлары Варя хакына автосәяхәткә кузгала. Ул халык җыры буенча халыкара конкурста җиңәргә хыяллана. Балачак хыялына илтүче юлда, Михаил Трухин, Ольга Медынич, Ирина Пегова һәм башка актерлар башкаруындагы геройларга көтелмәгән юлдашлар, шулай ук гаилә минивенын эзәрлекләүче игезәк бандитлар да очрый.

news_top_970_100
Ольга Медынич күп балалы әни булды
Антон Федотов, СТС телеканалының генераль продюсеры: “Роуд-муви жанрындагы сериаллар – тикшерелмәгән ниша, без аны биләп алырга әзер. Минем үземә дә геройларның юлдагы маҗараларын күзәтеп бару ошый: алар бер урында гына утырып тормый, ә һәрчак куйган максатларына баралар, көтелмәгән хәлләргә юлыгалар. Ә безнең тарихның сюжет үзәгендә – беренче карашка, гади генә Осиннар гаиләсе, ләкин тирәнгәрәк кереп карасаң, һәрберсенең шкафында үз скелеты бар икәне ачыклана. Барлык серләр ачылгач алар гаилә булып кала алачакмы, тамашачылар шуны белергә тиеш булачак. 



СТСның яңа проектында популяр актриса һәм блогер Ольга Медыничка күп балалы әни - Алла Осина роле эләккән. Төшерү вакытында Ольга, үзенең герое бу кадәр бала белән ничек өлгергәнен күз алдыма да китерә алмыйм, дип белдерде. “Минем бер балам бар, шуңа да карамастан тәүлегенә егерме дүрт сәгать әни ярдәм итә. Шулай да, мин нәрсәгәдер җитешмәскә, кемгәдер шалтыратырга онытырга мөмкинмен. Ә безнең сериалда геройлар дүрт бала белән сәяхәт итә – алар моңа ничек чыдар, белмим. Миңа калса, мондый маҗара гаиләне яки таратырга, яки берләштерергә мөмкин”. Сүз уңаеннан, актриса тормышында моңа охшаш сәяхәтләр булган. “Минем әбием Украинадан һәм аңа барып җитәр өчен, без бөтен гаиләбез белән өч көнлек сәяхәткә кузгала идек. Ул вакытта әти Севердвинск шәһәрендә хезмәт итте. Бу онытылмаслык сәфәрләр иде: юлда безнең иске “Жигули” еш кына ватыла, без ризыкларны кечкенә конфоркаларда җылыта идек, ә азык-төлек тулы бер олау иде. Ул вакытта бит юлда супермаркетлар юк. Хәзер миңа уңайлылык мөһим, шуңа күрә мин мондый маҗарага тәвәккәлли алмас идем. Ә балачакта бу шәп иде”.


Үзенең партнерыннан аермалы буларак, Михаил Трухин (“Ивановы-Ивановы”) хәзер дә озакка сузылган гаилә сәфәренә кузгалырга риза. “Машинада сәяхәт итәргә бик яратам. Бөтен Европаны диярлек машина белән йөреп чыктык. Монда син үзеңә үзең хуҗа, вакыт белән үзеңчә файдаланасың, кайда барырга икәнен, кайда тукталырга икәнен үзең сайлыйсың. Әле бу искиткеч матур да”. Сценарий буенча бу герой – Эдик юлга гаилә максатларын гына түгел, ә үзенең мәкерле ниятләрен дә күздә тотып кузгала. “Беләсезме, минем герой – авантюрист, тормышта җиңел генә бара, кыенсынулардан азат булган кеше. Шулай да, безнең тарихның төп геройлары – балалар, кагыйдә буларак, аларны уздырып уйнап булмый. Һәм бу олы артистларга дәрт өсти”, - дип өстәде Михаил Трухин.

Яшь сәяхәтчеләрне тәҗрибәле, рейтинглы проектлардагы рольләре аша тамашчыга таныш артистлар уйный. Димәк, 8 яшьлек Вита Корниенконың (Варя) исәбендә 32 эш. Алар арасында, СТС сериаллары “Воронины” һәм “Психологини” бар. Ә 15 яшьлек Александра Кисилёва (Даша) актриса гына түгел, ә модель һәм урам биюләре буенча өч тапкыр дөнья чемпионкасы. 



Осиннар гаиләсе маҗараларын төшерү Мәскәүдә башлана, ә соңыннан Краснодар өлкәсенә һәм Адыгея Республикасына күчәләр. Кадрларда җирле трассалар, юл буендагы кафелар, заправкалар, кунакханәләр һәм әлбәттә, тау, урман күренешләре булачак. “Без китеп баручы поездның соңгы вагонына сикереп менәргә һәм җәйне мөмкин кадәр күбрәк тотып калырга телибез, шуңа күрә көньякка киттек”, - дип аңлатты продюсер Сергей Маевский.

Сериалда төп транспорт чарасы – гаилә минивены. Аны ике Volkswagen ретро автобусы тәкъдим иткән, аның берсен павильондагы күренешләр өчен, ә икенчесен юлда йөрү өчен җайлаганнар. “Безнең бурыч – сәяхәт итәргә уңайлы булган, тәгәрмәчле кечкенә йорт төзү”, - диде куючы рәссам Максим Ривака. – Асылда, без күчмә автопавильон ясадык: автомобильне үзгәрттек, палатка өчен ныгытмалар, маркиза өстәдек. Бу машина янында пикиник ясарга ярдәм итә, автомобильнең “эчлеген” үзгәрттек, утыргычлар, киштәләр һәм өр-яңадан башка детальләр куйдык.



”Погнали” тиздән СТСта!

Җитештерүче: “Варвар студио” катнашында “АРТ пикчерс вижн” компаниясе

Жанр: СИТКОМ

Режиссер: Илья Казанков

Оператор: Сергей Дышук

Генераль продюсердар: Вячеслав Муругов, Федор Бондурчук, Антон Федотов, Сергей Арланов, Дмитрий Табарчук.

Продюсерлар: Владимир Неклюдов, Сергей Маевский, Александр Коровин

Идея авторлары һәм креатив продюсерлар: Анна Шлякова, Владислав Длянчев

Сценарий авторлары: Владислав Длянчев, Анна Шлякова, Вадим Сотников, Елена Гуляшко,

Алексей Сурков, Семён Лобанов, Никита Янковой

Рольләрдә: Михаил Трухин, Ольга Медынич, Дмитрий Лысенков, Ирина Пегова, Артём Фадеев, Александра Киселёва, Александр Булатов, Вита Корниенко, Иван Ефремов, Руслан һәм Сергей Смирновлар һәм башкалар.

Хранометражы: 24 минут.

1 нче созондагы серияләр саны: 21

Өстәмә мәгълүмат өчен: Нелли Пилишина, СТС телеканалы PR-менеджеры, NPilishina@ctcmedia.ru, +7 926 766 82 7

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100