news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ольга Бузова кияүгә чыга: «Ничә балабыз булачагын күз алдыма китерәм!»

news_top
Ольга Бузова кияүгә чыга: «Ничә балабыз булачагын күз алдыма китерәм!»

Җырчы, телевидение алып баручысы Ольга Бузова социаль челтәрдә язылучылары белән сөйләшкән. Ул хәзерге вакытта гашыйк булуын һәм туй турында хыяллануын сөйләгән. Бу хакта «Комсомольская правда» сайты яза.

«Әйе! Әлбәттә! Мин кыз кеше бит! Ул миңа «Сәлам!» дип язуга ук, туй күлмәкләре киеп карый башладым», – дип сөйләгән Бузова. Ул бала алып кайтырга теләвен дә әйткән.

Артистка булачак ире белән ничә балалары буласын да, иренең нинди әти булачагын да күз алдына китерә икән инде. Аның фикеренчә, күпләр шулай эшли икән, шул исәптән ир-атлар да.

«Мин туемның кайда булачагын беләм. Хәтта отельгә дә бронь ясап куйдым!» – дигән алып баручы.

Бузова кемгә кияүгә чыгасын әйтмәгән.

Аңа 37 яшь, ул бер тапкыр гына кияүдә булды – 2012 елда футболчы Дмитрий Тарасов белән язылышты, 2016 елда аерылыштылар. Аннары ул ике ел блогер, рэпер Давид Манукян белән яшәп алды, 2021 елда Мальдивта туй рәвешен дә китерделәр, ялдан кайтуга Бузова, хыянәттә гаепләп, аны ташлады.

Аннан «Соңгы тапкыр кайчан секс булды?» – дип сораганнар. «Минем беркайчан да секс булганы юк. Мин мәхәббәт белән генә шөгыльләнәм», – дигән Бузова.

Бузова 1986 елгы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар